Редакциябез игълан иткән «Әниемнең тәмле сере» бәйгесенә матур фотолар белән тәмле рецептлар килә башлады. Беренчеләрдән булып Иштирәк авылыннан Люция ханым белән аның 9 яшьлек кызы Әлфинә милли ризыгыбыз — кош теле рецептын тәкъдим итә.

Кечкенә Әлфинәгә нибары 9 яшь кенә булса да, ул инде әнисенең аш-су бүлмәсендәге төп булышчысы икән. Бу юлы да алар бәйге өчен кош телен бергәләп пешергәннәр.
Кирәкле ингредиентлар:
- • 2 йомырка
- • Тоз (тәменчә)
- • Сода (чеметем)
- • Он (камыр басарлык)
- • Өстенә сибү өчен шикәр комы
- • Пешерү өчен көнбагыш мае

Әзерләү тәртибе:
– Кош теле пешерү өчен 2 йомырка алам. Аңа тоз, сода кушам да, он салып, камыр басам. Камырны җәеп, сырлап кисәм һәм кызган майга салып пешерәм. Майдан алгач, өстенә шикәр комы сибәм. Көнбагыш маенда пешкәч, ул кетердәп кенә тора. Бик тиз һәм җайлы әзерләнә. Авызга кабып алгач та эреп китә, әй тәмле дә инде! – дип сөйли хуҗабикә.

Люция ханым әйтүенчә, бу ризыкны пешерү — аларның нәселдән килгән матур гадәте:
– Бу — безнең гаилә традициясе. Минем әбиемнең әнисе үк пешекче булып эшләгән. Ул гел бәйрәмнәргә, туйларга күпләп кош теле пешерә торган булган. Хәзер дә безнең бер генә бәйрәм дә кош теленнән башка узмый.
Нет комментариев