Шимбә, 21 ноябрьдә, Татарстанда болытлы һава торышы саклана. Көн дәвамында урыны белән бераз һәм уртача яңгыр явуы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан төшәргә мөмкин. Көньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге секундына 6–11 метр тәшкил итәчәк, урыны белән 14 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Синоптиклар фаразлавынча, төнлә һава температурасы +1…+3 градус булачак. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +3…+6 градуска кадәр күтәреләчәк.
Нет комментариев