Татарстанда яшүсмерләр арасында хокук бозуларны кисәтүгә аерым игътибар биреләчәк. Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов балалар катнашында дроперлык, мошенниклык һәм экстремизм очраклары арту сәбәпле, профилактик эшне көчәйтергә кушты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ул балалар тәрбиясендә мәктәп һәм гаиләнең роле зур булуын ассызыклады.
«Балалар һәрвакыт спорт, иҗат, уку белән шөгыльләнергә тиеш», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Шулай ук республика Рәисе балигъ булмаганнар арасында үз-үзләренә кул салу очракларының артуына борчылуын белдерде. Муниципаль берәмлек башлыкларына яшүсмерләр арасында хокук бозуларны кисәтү һәм суицидаль тәртипне булдырмау буенча өстәмә чаралар күрү бурычы йөкләнде.
Моннан тыш, балаларга һәм ата-аналарга хокукый мәгълүмат бирү эшен көчәйтү кирәклеге билгеләп үтелде. Аерым алганда, массакүләм мәгълүмат чараларында һәм җәмәгать урыннарында интернет-мошенниклык һәм башка мәгълүмати җинаятьләрдән саклану ысуллары турында мәгълүмат урнаштыру тәкъдим ителде.
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте
Нет комментариев