Татарстанда сатылган әзер ризыкның 73 проценты санитария таләпләренә туры килми
җәмгыять

Татарстанда сатылган әзер ризыкның 73 проценты санитария таләпләренә туры килми

Татарстанда кибетләрдә сатылган әзер ризыкның 73 проценты гигиена таләпләрен үтәми. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә Роспотребнадзорның республика буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.

Республикада азык-төлек сыйфатын ай саен тикшереп торалар. Моның өчен кибетләрдән ризык сатып алып, лабораториядә тикшерәләр. Бер ел эчендә 20 төр азык-төлекнең 400дән артык үрнәге тикшерелгән. Аларның һәр өченчесе гигиена таләпләренә туры килмәгән.

Иң күп кимчелекләр әзер ризыкларда ачыкланган. Тикшерелгән роллларның, салатларның һәм башка төбәкләрдә җитештерелгән гарнирлы әзер ризыкларның 73 проценты таләпләргә җавап бирмәгән. Сатудан биш тоннага якын әзер ризык алынган. Ә барлыгы 16 тоннадан артык сыйфатсыз азык-төлек сату киштәләреннән чыгарылган. Хокук бозучыларга 565 мең сумлык штраф салынган, җиде продукциянең декларацияләре гамәлдән чыгарылган.

Роспотребнадзор белгечләре билгеләп үткәнчә, кече бизнесны даими тикшермәү санитария таләпләренең бозылуына китерә. Күп кенә предприятиеләрдә кирәкле бүлмәләр һәм җиһазлар җитми, ризык әзерләү тәртибе сакланмый, продукция тиешле шартларда сакланмый.

Бу ел башыннан санитария таләпләрен бозган өчен 53 азык-төлек объектының эшчәнлеге вакытлыча туктатылган. 2025 елда шундый 73 объект, ә аннан алдагы елда 19 объект эшен туктаткан.


Нет комментариев