«Әниемнең тәмле сере» бәйгесенә тагын бер катнашучы кушылды. Радмила Рәхимова әнисе Әлфирә Минехан кызы һәм аның үзенчәлекле бәлеш рецепты белән таныштырды.
«Ял көннәрендә гаиләбез белән әти-әниләребез янына кайтабыз. Әнием Әлфирә безне һәрвакыт тәмле ризыклары белән каршы ала: бәлеш яки өчпочмак пешерә. Без кайткан атнада аның бу ризыкларны әзерләми калган чагы юк. Шулай ук балан белән алмадан пироглар пешереп сыйлый. Аларның тәмен тою белән балачагым искә төшә», — дип сөйли Радмила.
Әнинең бәлеш рецепты
Башта ярты стакан суга чүпрә, бер аш кашыгы шикәр комы һәм аз гына он салып болгаталар. Ун минуттан соң ярты стакан көнбагыш мае, ярты стакан җылы сөт, тоз һәм бер аш кашыгы майонез өстиләр. Камырга бер йомырка да кушкан чаклары бар икән әнисенең.
Аннары камыр басып, җылы урында кабарырга калдыралар. Җәелгән камыр эченә ит, бәрәңге һәм суган салалар.
«Әниемнең бәлешеннән дә тәмлерәк ризыкны беркайда да ашаганым юк», — ди Радмила ханым.
Ул әнисенең оста хуҗабикә генә түгел, 67 яшендә дә бик актив тормыш алып баручы хатын-кыз булуын билгеләп үтә. Әлфирә ханым җәй буе мунча себеркеләре әзерли, гөмбә һәм җиләк җыя, балыкка йөри.
«Өйдә дә, бакчада да һәрвакыт тәртип. Ул барысына да өлгерә. Әниемә нык сәламәтлек телим. Ул минем өчен зур үрнәк», — дип яза Радмила.
Радмила Рахимова — Тукай районы башкарма комитетының җәмәгать тәртибен саклау терәк пунктының баш белгече.
Әниләрегезнең яраткан рецептларын һәм аларга булган җылы теләкләрегезне безнең белән дә уртаклашыгыз! Хатларыгызны MAX мессенджерындагы эш чатыбызга 8 927 045-03-47 номеры буенча җибәрә аласыз.
Фото: авторның шәхси архивыннан
Нет комментариев