Табиблар чаң суга: электрон тәмәке тартучыларда вейп белән бәйле пневмоторакс, ягъни үпкә тукымасы ертылу очраклары ешая бара. Күптән түгел шундый куркыныч өзлегү белән Петербургта бер яшүсмерне ашыгыч рәвештә хастаханәгә салганнар. Бу җәрәхәтнең ничек барлыкка килүе һәм пар сулау модасының чынлыкта нинди аяныч нәтиҗәләргә китерүе турында «Якты юл» журналистына Тукай районының үзәк хастаханәсе табиб-пульмонологы Ангелина Яковлева сөйләде.

— Ангелина Юрьевна, ни өчен сез нәкъ менә пульмонология юнәлешен сайладыгыз?
— Мин пульмонологияне соңгы елларда үпкә авырулары структурасының үзгәрүен күргәнгә сайладым: классик чирләр белән беррәттән, яшь пациентлар вейплар һәм тәмәке җылыту системаларының аяныч нәтиҗәләре белән ешрак очраша башлады. Бу чагыштырмача яңа фактор, әмма аның соңрак беленә торган тәэсире — пневмонитлар, бронхиолитлар, пневмоторакслар, альвеолаларның иртә зарарлануы — инде безнең чынбарлык. Бүген электрон тәмәкене «куркынычсыз пар» дип санаучыларның күбесе 10–20 елдан соң пульмонологка инде формалашкан үпкә зарарлануы белән киләчәген мин яхшы аңлыйм. Шуңа күрә минем өчен пульмонология — дәвалау гына түгел, ә чирне иртә танып белү, куркынычны аңлату һәм кире кайтарып булмый торган үзгәрешләрне булдырмый калу мөмкинлеге дә.
— Сезгә нинди зарлар белән мөрәҗәгать итәләр?
— Иң еш очрый торганнары — йөткерү (кискен яки озакка сузылган), тын бетү (физик йөкләнеш вакытында да, тыныч хәлдә дә), күкрәк читлегендә сызгырып сулау һәм гырылдау, һава җитмәү хисе, күкрәк турысында авырту яки уңайсызлык. Бу симптомнар пациентның тормыш сыйфатын сизелерлек киметә.

«Йөткерүнең үзен бетерергә тырышырга түгел, ә аның сәбәбен дәваларга кирәк»
— Үпкәләрнең җитди авыруы озак вакыт йөткерүсез һәм температурасыз уза аламы?
— Һичшиксез. Мәсәлән, үпкә яман шеше, үпкәләрнең интерстициаль авырулары (ИЗЛ), туберкулезның кайбер формалары һәм хәтта үпкәләрнең хроник обструктив авыруы да озак вакыт диярлек симптомнарсыз үтәргә мөмкин. Кайвакыт беренче билге булып йөткерү түгел, ә физик йөкләнешне күтәрә алмау, тиз ару яки баскычтан менгәндә тын бетү тора. Шуңа күрә бары тик йөткерү булу-булмауга гына карап эш итү дөрес түгел.
— Кешеләр йөткерүдән нинди даруларны еш кына үзлектән сатып алалар?
— Иң еш үзлектән йөткерүгә каршы препаратлар, муколитиклар, какырык чыгаручы чаралар һәм катнаш сироплар сатып алалар. Проблема шунда ки, йөткерү — ул мөстәкыйль авыру түгел, ә симптом. Мәсәлән, коры йөткерү булганда да йөткерү рефлексын баса торган препаратлар һәрвакытта да кирәкми, ә юеш йөткерү вакытында аны контрольсез басу сулыш юлларының чистаруын кыенлаштырырга мөмкин. Бигрәк тә антибиотикларны үзлектән эчү куркыныч. Йөткерүнең үзен бетерергә тырышырга түгел, ә аның сәбәбен дәваларга кирәк.

— Ангелина Юрьевна, вейплар һәм электрон тәмәке сайлаучыларның төп аргументы — алар янәсе гадәти тәмәкегә караганда азрак зыянлы. Бу дөресме?
— Вейплар — тәмәкегә куркынычсыз альтернатива түгел, ә үпкәләргә тәэсир итү профиленең үзгәрүе генә. Әйе, аларда тәмәке януының гадәти продуктлары юк, ләкин җылытканда барлыкка килә торган аэрозоль составында үпкә тукымасын зарарларга һәм хроник ялкынсынуны саклап торырга сәләтле матдәләр бар. Гадәттә озак еллар тәмәке тартканнан соң үсеш ала торган ХОБЛдан аермалы буларак, вейпингны инде хәзер үк үпкәләрнең кискен зарарлануы, пневмонитлар һәм спонтан пневмоторакс очраклары белән бәйлиләр, шул исәптән яшьләр арасында да. Өстәвенә, сулыш системасы авырулары булган пациентларда вейпинг симптомнарны көчәйтергә һәм авыруны контрольдә тотуны начарайтырга мөмкин.
Без әлегә аның ерак киләчәктәге нәтиҗәләре турында җитәрлек белмибез, әмма аның пульмонологик проблемалар структурасын һәм характерын үзгәртүен инде аңлыйбыз. Шуңа күрә мин аны тәмәкеләрне куркынычсыз алыштыру чарасы дип санамыйм.

Вейпинг нинди проблемаларга китерә соң?
— Вейпинг яшүсмерләр өчен нинди яшерен куркыныч тудыра?
— Төп проблема — бик тиз формалаша торган никотинга бәйлелек. Яшүсмернең баш мие әле үсеш кичерә, ә никотин игътибар, белем үзләштерү, эмоциональ көйләү һәм бәйлелек формалашу өчен җаваплы системаларга тәэсир итә.
Моннан тыш, яшүсмерләр вейпны еш кына тәмәке тарту дип кабул итми. Тәмле исләр, матур дизайн һәм гадәти тәмәке исе булмау куркынычсызлык иллюзиясе тудыра. Нәтиҗәдә кеше бу җайланманы туктаусыз кулланырга, күпме никотин алуын сизми дә калырга мөмкин.

— Әти-әниләргә бу проблеманы ничек сизеп алырга?
— Мин әти-әниләргә вейпның үзен табу фактын гына түгел, башка билгеләрне дә күзәтергә киңәш итәр идем. Кайвакыт беренче симптомнар ул кадәр үк ачык күренми: әйтик, даими тамак кырып йөткерү, тамак төбе кытыклану, физик йөкләнеш вакытында тын бетү, чыдамлык кимү, еш баш авырту.
Шулай ук, бигрәк тә никотинга бәйлелек формалашканда, борчылу, йокы бозылу һәм игътибарсызлык барлыкка килергә мөмкин.
Әмма иң мөһиме — бала белән гаепләүләрсез һәм куркытуларсыз сөйләшү. Вейпның куркынычсыз альтернатива булмавын аңлату, ә сулыш юллары симптомнары барлыкка килгәндә табибка мөрәҗәгать итү мөһим. Яшүсмергә җайланманы тартып алу гына түгел, ә никотиннан баш тартырга ярдәм итү кирәк.
Ничек инде «азрак зыян»?
— Озак еллар тәмәке тарткан күп кенә өлкәннәр, моны «азрак зыян» һәм тартуны ташлау ысулы дип санап, вейпларга яки башка шундый парлы системаларга күчә. Бу чынлап та сәламәтлеккә таба адыммы әллә үз-үзеңне алдаумы?
— Пульмонолог күзлегеннән караганда, мин вейпны тәмәкегә куркынычсыз альтернатива дип санамыйм. Әйе, гадәти тәмәкедән көйләнә торган электрон җайланмаларга тулысынча күчкәндә кайбер агулы матдәләрнең тәэсире кимергә мөмкин, ләкин бу үпкәләр зарарланудан туктый дигән сүз түгел. Өстәвенә, вейпинг никотинның контрольсез һәм ешрак керүе белән үрелеп барырга мөмкин, чөнки кеше җайланманы бер туктаусыз куллана. Без чынлыкта бер тәэсир профилен икенчесенә алыштырабыз, ә аның озак вакытлы нәтиҗәләре әлегә җитәрлек өйрәнелмәгән. Инде хәзер үк үпкәләрнең кискен зарарлануы, ялкынсыну авырулары һәм пневмоторакс очраклары тасвирланган. Бигрәк тә гадәти тәмәкеләрне һәм вейпларны бергә куллану — икеләтә куллану дип аталган күренеш куркыныч.
Шуңа күрә минем позициям шундый: никотинга бәйлелекнең бер формасын икенчесенә алыштырырга кирәкми. Иң дөрес юл — дәлилләнгән медикаментоз терапия һәм үз-үзеңне тотышка ярдәм итү, шул исәптән кирәк булганда психотерапевт белән эшләү ярдәмендә тәмәке тартудан һәм никотиннан тулысынча баш тарту.

► Вейп үпкәне ни рәвешле «шартлата» һәм өянәк вакытында нишләргә?
Пневмоторакс — плевра куышлыгына (үпкә белән күкрәк читлеге арасындагы бушлыкка) һава керү дигән сүз. Нәтиҗәдә үпкә кысыла, шиңә һәм сулый алмый башлый. Киеренке пневмоторакс булганда исәп минутларга бара — кеше гомеренә турыдан-туры куркыныч яный.
БЕРНИЧӘ ТАПКЫР СУЫРУДАН НИ ӨЧЕН ШУЛАЙ БУЛА?
- Химик пешү һәм тукыма юкару. Пардагы агулы матдәләр (формальдегид, акролеин) ялкынсыну китереп чыгара һәм үпкә куыкчыкларының стеналарын җимерә. Тукымада буллалар — юка, уалучан «куыклар» барлыкка килә.
- Баротравма. Вейп тартучылар тирән итеп сулыш ала да һаваны эчтә тоткарлап тора. Үпкә эчендә басым кискен күтәрелә — юкарган булла моңа түзмичә шартлый һәм һаваны күкрәк читлегенә чыгара.

НИЧЕК ТАНЫРГА?
Күкрәктә кинәт барлыкка килгән кискен авырту (гадәттә бер якта), тын бетү, еш сулыш алу, коры йөткерү һәм көчле хәлсезлек.
БЕРЕНЧЕ ЯРДӘМ
- Кичекмәстән ашыгыч ярдәм чакыртыгыз (103 яки 112).
- Тулы тынычлык тәэмин итегез. Кешегә сулавы җиңелрәк булган хәлне алырга булышыгыз (еш кына — ярым утырган килеш).
- Янында булыгыз. Табиблар килеп җиткәнче зыян күрүчене берүзен калдырмагыз.
КАТГЫЙ ТЫЕЛА:
- Тирән итеп суларга мәҗбүр итү яки күрсәтмәләрсез ясалма сулыш алдыру (бу үпкәне тагын да ныграк кысачак).
- Су, ризык һәм дарулар бирү (хастаханәдә ашыгыч операция кирәк булырга мөмкин).
- Күкрәк читлеген тишеп карау яки «үзе узар» дип көтү. Пневмоторакс өйдә дәваланмый — аны бары тик рентген яки КТ ярдәмендә генә раслап була, ә үпкәне стационарда ашыгыч дренаж куеп кына коткарырга мөмкин.
Нет комментариев