Гади кабактан киптерелгән мангоны хәтерләткән ризык әзерләргә мөмкин. Өйдә ясалган мондый цукатлар кибет тәм-томнарына яхшы алмаш булачак, чәй янына да бик тәмле алар.
Кирәкле ингредиентлар:
- кабак — 1 кг;
- әфлисун — 1 данә;
- шикәр комы — 200–300 г;
- шикәр оны һәм крахмал — цукатларны әвәләү өчен.
Әзерләү тәртибе:
-
Кабакны кабыгыннан һәм орлыкларыннан чистартып, кечкенә кисәкләргә турарга.
-
Әфлисунның кабыгын салдырырга, согын сыгарга. Аларны шикәр комы белән кушарга, кабак кисәкләрен өстәп, төнгә калдырырга.
-
Икенче көнне кабакны сиробы белән бергә кайнатырга һәм кайнап чыкканнан соң якынча 10 минут пешерергә.
-
Кабак кисәкләрен иләккә салып, артык сиробы агып бетсен өчен 2–3 сәгать тотарга.
-
Пергамент кәгазе җәелгән табага кабак кисәкләрен тезәргә һәм 80 градуска кадәр җылытылган мичтә 2–3 сәгать киптерергә. Һава йөрсен өчен мич ишеген бераз ачык калдырырга мөмкин.
-
Калган сиропны куерганчы кайнатырга. Аны цукатлар өстенә сибәргә һәм шикәр оны белән крахмал катнашмасында әвәләргә.
Кабак цукатлары әзер! Чәйләрегез тәмле булсын!
Нет комментариев