«Куркынычсыз пар булмый»: пульмонолог Ангелина Яковлева — вейпларның зыяны турында
Табиблар чаң суга: электрон тәмәке тартучыларда вейп белән бәйле пневмоторакс, ягъни үпкә тукымасы ертылу очраклары ешая бара. Күптән түгел шундый куркыныч өзлегү белән Петербургта бер яшүсмерне ашыгыч рәвештә хастаханәгә салганнар. Бу җәрәхәтнең ничек барлыкка килүе һәм пар сулау модасының чынлыкта нинди аяныч нәтиҗәләргә китерүе турында «Якты юл» журналистына Тукай районының үзәк хастаханәсе табиб-пульмонологы Ангелина Яковлева сөйләде.