Татарстан халыкның керем дәрәҗәсе буенча Россия төбәкләре арасында сигезенче урынны алды. Бу хакта «РИА Рейтинг» икътисади тикшеренүләр үзәге үткәргән тикшеренү нәтиҗәләреннән билгеле булды.
Рейтинг 2026 елның икенче кварталы нәтиҗәләре буенча төзелгән. Анда халыкның уртача кереме һәм яшәү өчен кирәкле товарлар бәясе исәпкә алынган.
Тикшеренү мәгълүматлары буенча, Татарстанда җан башына уртача айлык керем 80,7 мең сум тәшкил иткән. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, бу 4,5 процентка күбрәк.
Рейтингта беренче урынны Ямал-Ненец автоном округы алган. Икенче урында – Чукотка, өченчедә – Ненец автоном округы.
Нет комментариев