Әлмәт янындагы нефть саклау объектларына пилотсыз очкычлар һөҗүм иткән
җәмгыять

Әлмәт янындагы нефть саклау объектларына пилотсыз очкычлар һөҗүм иткән

Әлмәт шәһәре янындагы нефть саклау объектларына пилотсыз очкычлар һөҗүме нәтиҗәсендә берничә корылмага зыян килгән.

Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. Бу хакта Татарстан Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сүзләренә таянып, MAX мессенджерындагы «Происшествия Татарстан» каналы хәбәр итә.

Вакыйга урынында оператив хезмәтләр эшли. Һөҗүм нәтиҗәләрен бетерү буенча кирәкле чаралар күрелә.


Нет комментариев