23 ноябрьдә Татарстанда юеш кар, яңгыр һәм бозлавык көтелә
Яңалыклар

23 ноябрьдә Татарстанда юеш кар, яңгыр һәм бозлавык көтелә

23 ноябрьдә, Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә явым-төшемнәр булмаячак. Көндез кайбер районнарда юеш кар һәм яңгыр рәвешендә бераз явым-төшемнәр булуы фаразлана. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан төшәргә мөмкин. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан 6–11 м/с тизлектә исәчәк.

Һава температурасы төнлә -3 градустан +2 градуска кадәр, көндез -1 градустан +4 градуска кадәр булачак. Юлларда урыны белән бозлавык көтелә.

 


Нет комментариев