МЧС 24 ноябрьдә Татарстанда көчле кар һәм буран турында кисәтә
Яңалыклар

МЧС 24 ноябрьдә Татарстанда көчле кар һәм буран турында кисәтә

24 ноябрьдә көндез һәм төнлә Татарстанда һава шартларының начараюы көтелә.

Республиканың көнчыгыш өлешендә көчле кар һәм юеш кар явуы, буран чыгуы, җилнең тизлеге секундына 15–18 метрга кадәр җитүе фаразлана. Юлларда урыны белән бозлавык һәм кар боткасы барлыкка килергә мөмкин. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе кисәтә.

Халыкка урамнарда һәм юлларда йөргәндә сак булырга, юлны бары тик махсус билгеләнгән җәяүлеләр кичүе аша чыгарга киңәш ителә. Балаларны күзәтүсез калдырмаска, өлкән яшьтәге һәм ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә булышырга кирәк.

Гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта 112 номерына шалтыратырга мөмкин.


Нет комментариев