«Менә моны да сал миңа!»: Ләйсирә Сәхибҗанова оныгы Сәлим белән «Әниемнең тәмле сере»нә кушыла
Әниемнең тәмле сере

«Менә моны да сал миңа!»: Ләйсирә Сәхибҗанова оныгы Сәлим белән «Әниемнең тәмле сере»нә кушыла

Аш-су тирәсендә кайнашу балаларны кечкенәдән хезмәткә һәм гаилә гореф-гадәтләренә өйрәтүнең иң матур юлы. «Әниемнең тәмле сере» конкурсына Калмия авылы мәдәният йорты директоры Ләйсирә Сәхибҗанова тәкъдим иткән язма моның ачык мисалы: биредә тәмле ризык серләре буыннан-буынга — кызы Ләйсәнгә һәм 2 яшь тә 6 айлык оныгы Сәлимгә күчә.

Калмия авылы мәдәният йорты директоры Ләйсирә Сәхибҗанова

 

Ләйсирә ханым пешерергә тотынса, кечкенә Сәлим шунда ук ярдәмгә ашыга: иң элек җиң сызганып табаларны майлап куя. Ә инде өчпочмак ясый башласалар, нәни оста үзенең кечкенә уклавы белән камыр җәяргә керешә. Әле «эчлек сал» дип әйтә белмәсә дә, бармагы белән күрсәтеп: «Менә моны да сал миңа!» — дип сорый икән. Иң кызыгы — ризыклар пешкәч, Сәлим бары тик үзе ясаган кечкенә өчпочмакларны гына яратып ашый икән!

Ә конкурска исә Ләйсирә Сәхибҗанова балалар бик яратып ашый торган, тиз һәм җиңел әзерләнә торган таякчыктагы камыр эчендәге сосиска рецептын тәкъдим итә.

Ләйсирә Сәхибҗанова кызы Ләйсән һәм оныгы Сәлим белән

 

Кирәкле ингредиентлар:

  • Кибет каймагы (15–20% майлылыкта) — 250 г
  • Йомырка — 1 данә
  • Чәй содасы — чәй калагы очында
  • Тоз — бер чеметем
  • Он — кирәгенчә (камыр куе каймак хәленә килгәнче)
  • Сосискалар
  • Кыздыру өчен үсемлек мае
  • Роллы өчен агач таякчыклар

Әзерләү тәртибе:

  1. 1Тирән савытта кибет каймагы, йомырка, бер чеметем тоз һәм чәй содасын яхшылап болгатабыз.
  2. Аз-азлап он кушып, бик сыек та, бик каты да булмаган — куе каймак кебек камыр ясыйбыз.
  3. Сосискаларны роллы өчен агач таякчыкларга урнаштырабыз.
  4. Таякчыктагы һәр сосисканы әзерләнгән камырга манып алабыз.
  5. Кайнап торган үсемлек маенда матур алтынсу төскә кергәнче әйләндерә-әйләндерә кыздырабыз.

Ашларыгыз тәмле, ә гаилә табыннарыгыз һәрвакыт шулай җылы һәм бәрәкәтле булсын!


Нет комментариев