Тукай районының Кече Шилнә авыл җирлегендә, «Восход-3» бакчачылык ширкәте янындагы автобус тукталышы тирәсен чүп-чардан арындырганнар. Биредә көнкүреш һәм төзелеш калдыкларыннан торган зур өем барлыкка килгән булган.
Әлеге тәртипсезлекне Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама аръягы идарәсе инспекторлары территорияне тикшергән вакытта ачыклаган. Чүп-чар 102,2 квадрат метр мәйданны биләгән. Бу бер сутыйга якын җир дигән сүз. Калдыкларның гомуми күләме 20,4 куб метр тәшкил иткән.
Чүплек шулкадәр зур булган ки, капчыкларга тутырылган калдыклар автобус тукталышын күмәрлек булып җыелган. Көнкүреш чүпләре арасында төзелеш калдыклары — ватылган шифер кисәкләре һәм такта ватыклары да булган.
Экологлар Кече Шилнә авыл җирлеге башкарма комитетына кагыйдә бозуны бетерү турында күрсәтмә биргән. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хәбәр итүенчә, бүгенге көндә әлеге территория тулысынча чистартылган һәм тәртипкә китерелгән.
Фото: пресс-служба МЭПР РТ
Нет комментариев