«Әти, син кайтканчы туй ясамыйбыз»: «Камаз» позывнойлы сугышчының язмышы
җәмгыять

«Әти, син кайтканчы туй ясамыйбыз»: «Камаз» позывнойлы сугышчының язмышы

Тукай районының Круглое Поле авылында яшәүче Руслан Сафин махсус хәрби операциягә кадәр Чаллы трамвайларын ремонтлаган. Фронтта Татарстан полкында хезмәт иткән, авыр яраланган, баш сөягенә операция кичергән. «Батырлык өчен» медале һәм ике «Кыюлык өчен» медале белән бүләкләнгән. Туган ягына кайткач, пневматик коралдан ату спорты белән шөгыльләнә башлаган. Ә иң зур шатлыкларның берсе — кызының туенда катнашу булган. Кызы исә әтисе кайтканчы гаилә кору тантанасын үткәрмәскә сүз биргән.

Руслан Сафин фронтта Татарстан полкында хезмәт иткән

 

Фронтта Русланны «КамАЗ» позывное белән белгәннәр. Ни өчен нәкъ шундый исем сайлавын ул елмаеп аңлата:

—Якташларым минем кайсы яктан икәнемне шунда ук аңлады. «Камаз» дип таныштырдым үземне, шул позывной белән йөреп киттем, — дип елмая ул.

Татарстан полкында хезмәт итү

Мәктәпне тәмамлагач, Руслан Сафин милициядә эшләп ала, аннары армиядә хезмәт итә. Хәрби хезмәттән соң Калининградта контракт буенча кала. Биредә ул булачак хатыны белән таныша. Соңрак гаилә Татарстанга, Тукай районына күченеп килә. Руслан башта тимер юлда эшли, аннары Чаллыда трамвайларны ремонтлау белән шөгыльләнә.

2022 елның сентябрендә аңа повестка килә. Хәрби тәҗрибәсе булган ир-ат өчен карар кабул итү авыр булмый — ул ил сагына китә. Руслан Татарстан полкына эләгә. Анда республикабыздан килгән егетләр бергә хезмәт итә.

— Без барыбыз да бер полкта — Татарстан полкында идек. Анда безне «татарлар» дип йөрттеләр. Фронтта фамилияңне дә, әтиеңнең исемен дә сорамыйлар. Кайчак кеше белән өч ел буе янәшә хезмәт итәсең, ә аның исемен дә белмисең, позывное белән генә аралашасың. Ул сиңа туганыңнан да якын булып китә, — дип сөйли ветеран.

Фронттагы көндәлек тормыш турында Руслан артык сөйләми. Иң авыры — салкын һәм гади көнкүреш шартларының булмавы. Мондый чакларда өйдән килгән ярдәм көч биргән. Ул Тукай районыннан һәм Зәйдән килгән гуманитар ярдәмне аеруча рәхмәт хисләре белән искә ала. Егетләргә мичләр, окоп шәмнәре, коры ашлар, чәй һәм өй вареньелары җибәргәннәр.

— Гуманитар ярдәм булмаса, бик авыр булыр иде. Тылдагы кешеләрнең ярдәмнәрен тою синең ялгыз түгеллегеңне аңлата. Артыңда бөтен туган ягың торганын беләсең, — ди Руслан Сафин.

Авыр яралану

Бер төнне, караңгыда позицияләргә кергәндә, аларның төркеменә ракета һөҗүм итә. Снаряд кыйпылчыгы Русланның башына тия. Ростовка очучы вертолетта аңына килә ул. Табиблар аның баш сөягенә операция ясый һәм гомерен саклап кала.

Аннары Краснодардагы госпитальдә бер ай ярым дәвалану, Самарада тернәкләнү, баш сөягенә титан пластина кую, инвалидлык һәм хәрби хезмәттән азат ителү була. Узган елның сентябрендә Руслан туган йортына әйләнеп кайта.

Руслан Сафин «Батырлык өчен» медале һәм ике «Кыюлык өчен» медале белән бүләкләнгән.

 

Хәрби бүләкләре турында ул артык сөйләми. Ә түшендә «Батырлык өчен» медале һәм I, II дәрәҗәдәге ике «Кыюлык өчен» медале балкый.

Туган якка кайткач, Руслан Сафин пневматик коралдан ату белән кызыксына башлый. Бүген ул махсус хәрби операция ветераннары арасында үткәрелә торган республикакүләм «Раис кубогы» ярышларында Тукай районы данын яклый.

«Әти, син кайтканчы туй ясамыйбыз»

Русланның иң зур таянычы — гаиләсе. Өч бала үстергәннәр. Олы кызлары Уфада ветеринар һөнәрен үзләштерә. Әтисе фронтка киткәч, ул кияүгә чыгарга җыенган була. Әмма туйны кичектерергә карар итә.

— Кызым: «Әти, син кайтканчы туй ясамыйбыз», — диде. Сүзендә торды. Мин өйгә кайткач, быел җәй туй үткәрдек, — дип сөйли Руслан.

Уртанчы уллары кайчандыр әти-әнисе яшәгән Калининград шәһәренә юрист һөнәрен үзләштерергә киткән. Кече уллары исә Круглое Поле урта мәктәбенең икенче сыйныфында укый.

Бүген Руслан Сафин тыныч тормышта яши: спорт белән шөгыльләнә, балаларының уңышларына сөенә. Фронтта көткән иң кадерле мизгелләрнең берсе — гаиләсенә исән-сау әйләнеп кайту һәм якыннары белән бергә булу бәхете.


Нет комментариев