24 ноябрьдә Татарстанда болытлы һава торышы саклана. Көндез кар һәм җепшек кар явачак, урыны белән буран көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.
Җил көньяк-көнбатыштан көньяк-көнчыгышка таба үзгәрә, тизлеге секундына 6–11 метр тәшкил итә. Көндез кайбер урыннарда җилнең тизлеге секундына 15–18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Төнлә һава температурасы -2…-7 градус, көндез -2…+1 градус булачак.
Юлларда урыны белән бозлавык һәм кар көртләре барлыкка килүе ихтимал. Автомобиль йөртүчеләргә юлларда сак һәм игътибарлы булырга киңәш ителә.
Нет комментариев