Мөслим районында яшәүче 38 яшьлек ир-ат исерек килеш кабат руль артына утырган өчен «Нива» автомобиленнән мәхрүм калган. Суд аны транспорт чарасы белән исерек хәлдә кабат идарә итүдә гаепле дип таныган һәм машинасын дәүләт файдасына конфискацияләү турында карар чыгарган.
Ир-ат моңа кадәр дә исерек килеш машина йөрткән өчен җаваплылыкка тартылган булган. Ул вакытта аны 1 ел да 8 айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм иткәннәр. Әмма бу җәза да аны туктатмаган.
2026 елның 25 июленә каршы төндә ул кабат исерек хәлдә «Нива» автомобиле руле артына утырган. Тукай районындагы «Яр Чаллы – Водозабор – Яңа поселогы» автомобиль юлының 9нчы чакрымында аны ЮХИДИ инспекторлары туктаткан. Ир-атны машина йөртүдән читләштергәннәр, ә автомобильне махсус стоянкага урнаштырганнар. Суд утырышында ул үз гаебен таныган.
Суд карары белән ир-атка 200 сәгать мәҗбүри эш билгеләнгән, шулай ук ул тагын ике елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән. Моннан тыш, «Нива» автомобиле дәүләт файдасына конфискацияләнгән.
Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән. Бу хакта Татарстан прокуратурасы хәбәр итә.
Нет комментариев