Көзнең соңгы көннәре якынлаша: инде бер атнадан республика халкы чын кышкы һава торышына ияләшә башлаячак. Декабрь башында термометр баганалары 15 градуска кадәр түбән төшәргә мөмкин.
Бу атнада Татарстанда кышкы һава торышы урнашачак. Декабрь башында һава температурасы 10–15 градуска кадәр салкынаюы ихтимал. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов хәбәр иткән.
Синоптик фаразлавынча, алдагы көннәрдә һава температурасы чагыштырмача җылы торса да, атна ахырына таба сизелерлек суытачак. Бу исә Татарстанда климатик кышның үз көченә керүен хәбәр итәчәк.
Фото: Н. Туганов
Нет комментариев