2027 елдан машина йөртү таныклыгы алганда кәгазь медицина белешмәсе кирәк булмаячак
җәмгыять

2027 елдан машина йөртү таныклыгы алганда кәгазь медицина белешмәсе кирәк булмаячак

2027 елның мартыннан машина йөртү таныклыгы алырга теләүчеләр өчен документлар тапшыру тәртибе гадиләштереләчәк. ЮХИДИгә имтиханнарга гариза биргәндә медицина тикшерүе узу турында кәгазь белешмә алып барырга кирәк булмаячак.

Россия Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итүенчә, медицина тикшерүе узу турындагы мәгълүматлар ведомствога электрон рәвештә киләчәк. 

Әлеге яңалык 2025 елның 7 июлендә кабул ителгән 200-ФЗ номерлы федераль закон нигезендә гамәлгә ашырылачак. Закон таләпләре буенча, 2027 елның 1 мартыннан медицина комиссиясен узган булачак машина йөртүчеләргә белешмәне кәгазь рәвештә гаризага беркетү кирәк булмаячак. Мәгълүматлар ЮХИДИгә электрон рәвештә юлланачак.

Шул ук вакытта медицина тикшерүе узу мәҗбүри булып кала. Электрон документта транспорт чарасы белән идарә итүгә медицина ягыннан каршылыклар, чикләүләр һәм күрсәтмәләр булу-булмавы турында мәгълүмат чагылыш табачак.


Нет комментариев