Чаллыда инвалид хатын-кызга дару өчен тотылган 175 мең сумны кайтарганнар
җәмгыять

Чаллыда инвалид хатын-кызга дару өчен тотылган 175 мең сумны кайтарганнар

Чаллы прокуратурасы III төркем инвалидлыгы булган хатын-кызның хокукларын яклаган. Тормыш өчен кирәкле кыйммәтле даруны вакытында бирмәү сәбәпле, ул препаратны үз акчасына сатып алырга мәҗбүр булган. Прокуратурага мөрәҗәгать иткәннән соң, хатын-кызга дару өчен тотылган 175 мең сум акчаны кире кайтаруга ирешкәннәр.

Тикшерү барышында ачыкланганча, федераль медицина үзәге табиблары консилиумы пациентка тормыш өчен мөһим булган кыйммәтле препарат билгеләгән. Әмма чираттагы дәвалау курсына кирәкле даруны вакытында бирмәгәннәр. Шуңа күрә хатын-кыз аны үз акчасына сатып алган.

Прокуратура пациентның хокукларын яклап, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгына каршы судка дәгъва гаризасы юллаган. Анда даруга тотылган чыгымнарны тулысынча каплау таләбе куелган.

Суд прокуратура таләбен канәгатьләндергән. Нәтиҗәдә, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгыннан хатын-кыз файдасына 175 мең сум акча түләттерелгән.

 


Нет комментариев