Элина Хасанова: «Әнием пешергән синнабоннардан башка бер бәйрәм дә узмый!»
Әниемнең тәмле сере

Элина Хасанова: «Әнием пешергән синнабоннардан башка бер бәйрәм дә узмый!»

Бәйрәмнәрдә Элина Хасанованың гаиләсен әнисе Эльвира пешергән хуш исле, тәмле синнабоннар сөендерә. Кече Шилнә урта мәктәбенең 5 «А» сыйныфында укучы Элина әнисенең бу яраткан рецепты белән «Әниемнең тәмле сере» бәйгесендә катнашырга һәм гаиләдәге тәмле серне газета укучылары белән дә уртаклашырга булган.

Яраткан синнабоннарыбызны пешерәбез

 

Мин гаиләдәге олы кыз — Хасанова Элина Илназ кызы, Кече Шилнә урта мәктәбенең 5 «А» сыйныфында укыйм. Әниемнең исеме — Эльвира. Ул һәр бәйрәм саен безнең яраткан синнабоннарыбызны пешерә. Мин дә бу тәмле ризыкның рецепты белән уртаклашырга телим. Аны әзерләү бик гади, ә тәме искиткеч!

Камыр өчен:

  • 500 мл сөт
  • 100 г шикәр комы
  • 1 йомырка
  • 0,5 чәй кашыгы тоз
  • 50 мл үсемлек мае
  • 10 г чүпрә
  • 800 г он

Майлау өчен:

ак май, дарчин (корица), шикәр комы

Крем өчен:

  • 140 г эремчекле сыр
  • 120 г шикәр пудрасы
  • 20 г ак май
  • 40 мл сөт

Әнием пешергән синнабоннар — иң тәмлесе!

 

Башта җылы сөткә чүпрә һәм шикәр комы салып эретәбез. Аннары камыр өчен кирәкле калган ингредиентларны өстәп, яхшылап болгатабыз. Камырны кабарсын өчен бер сәгатькә җылы урынга куябыз.

  1. Камыр кабаргач, җәябез. Өстенә эретелгән ак май сылыйбыз һәм шикәр комы белән дарчин катнашмасын сибәбез. Аннары камырны рулет итеп төрәбез.
  2. Рулетны башта икегә, аннары һәр өлешен тагын икегә бүләбез. Булочкаларны табага тезеп, биш минутка калдырабыз. Шул арада духовканы җылытабыз.
  3. Булочкалар ял иткәндә, крем әзерлибез. Миксерда эремчекле сырны, шикәр пудрасын, ак майны кушып болгатабыз, аз гына сөт өстибез. Булочкаларны 180 градуска кадәр җылытылган духовкада 20–25 минут пешерәбез.
  4. Әзер булочкаларны духовкадан алабыз һәм кайнар килеш өсләренә крем сылыйбыз. Суынганын көтәбез — тәмле синнабоннарыбыз әзер!

Кадерле әниләр! Сезне чын күңелдән Әниләр көне белән котлыйбыз! Сезнең чиксез мәхәббәтегез, җылы карашыгыз һәм кайгыртуыгыз — безнең өчен иң зур бүләк. Һәр көнегез шатлык-сөенечләргә, бәхетле мизгелләргә бай булсын! Сезнең яратуыгыз һәм ярдәмегез белән без үсәбез, тормышны таныйбыз, дөньяны өйрәнәбез. Безгә гомер бүләк итеп, һәр адымда терәк булганыгыз өчен зур рәхмәт сезгә!

Фото: авторның шәхси архивыннан


Нет комментариев