Тукай районында дүрт мәчет һәм чиркәү мәдәни мирас һәйкәлләре исемлегенә кертеләчәк
җәмгыять

Тукай районында дүрт мәчет һәм чиркәү мәдәни мирас һәйкәлләре исемлегенә кертеләчәк

Тукай районындагы дүрт тарихи дини корылмага төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты статусы биреләчәк. Аларны мәдәни мирас объектларының Бердәм дәүләт реестрына кертү турында карар дәүләт тарихи-мәдәни экспертизалары нәтиҗәләре буенча кабул ителгән. Бу хакта Татарстанның мәдәни мирас объектларын саклау комитеты хәбәр итә.

Саклау статусына Теләнче-Тамак авылындагы ике мәчет лаек булачак. Аларның берсе — XIX гасырның икенче яртысында төзелгән таш мәчет, икенчесе — 1913–1914 елларда агачтан салынган 2нче Җәмигъ мәчете.

Төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас һәйкәлләре исемлегенә шулай ук XIX гасырның беренче яртысында мәхәллә халкының иганәләре белән төзелгән ике православие чиркәве дә кертелә. Алар — 1841 елда Круглое Поле авылында салынган, ампир стилендәге Богоявление чиркәве һәм 1823 елда Олы Шилнә авылында төзелгән, классицизм һәм барокко элементларын берләштергән Троица чиркәве.

Мәдәни мирас реестрына кертелү тарихи биналарны дәүләт тарафыннан саклауны тәэмин итәчәк. Аларны киләчәктә ремонтлау һәм реставрацияләү эшләре махсус ведомство контролендә башкарылачак.

Фото: Татарстанның мәдәни мирас объектларын саклау комитетының МАКС каналыннан


Нет комментариев