Түбән Суыксу авыл мәдәният йорты директоры Рамил Вәдигуллин өчен гаилә традицияләре аерым урын алып тора. Шундый матур гадәтләрнең берсе — һәр атна саен әниләренә кунакка бару. Биредә туганнар бер табын артына җыела, яңалыклар белән уртаклаша, яраткан ризыкларын бергәләп әзерли. Гаилә табынында аерым урынны мантый алып тора. Аны барысы бергә пешерә: берсе ит турый, икенчесе суган әзерли, ә әниләре оныкларына камырны дөрес итеп бөрергә өйрәтә. Рамил фикеренчә, әни кухнясының төп сере гади: иң тәмле ризыклар бөтен гаилә бергә җыелганда әзерләнә. Ул гаиләләрендә яратып пешерелә торган мантый рецепты белән «Әниемнең тәмле сере» бәйгесендә дә уртаклаша.

Һәр атна саен без бөтен гаиләбез белән әниебезгә кунакка барабыз. Анда безне гади кичке аш түгел, ә чын могҗиза — әниебезнең тәмле ризыклары көтә. Безнең иң яраткан ризыгыбыз — мантый. Аның тәмле булу сере рецептның ниндидер үзенчәлекле булуында түгел, ә аны бергәләп әзерләвебездә. Мин ит турыйм, хатыным суган ваклый, ә әниебез елмаеп, улыбыз белән кызыбызга камырны дөрес итеп бөрергә өйрәтә. Кемнеңдер мантысы тигез һәм матур килеп чыга, кемнекедер кәкре була. Әмма бу әһәмиятле түгел.
Әни кухнясының төп сере бик гади: иң тәмле ризыклар бөтен гаилә бергә җыелганда әзерләнә. Табын артына утырып, шул мантыйларны ашаганда, без ит белән камыр гына түгел, ә бергә үткәргән вакытны, үзара мәхәббәтебезне дә тоябыз.
Камыр өчен:
- йомырка — 4 данә;
- бүлмә температурасындагы су — 700 г (кайнатып суытылган);
- он — 500 г;
- бер чеметем тоз.
Камыр басып, бераз ял иттерергә кирәк.
Эчлек өчен:
- сыер ите
- бәрәңге
- суган;
- борыч;
- сарымсак;
- тоз.
Тәмле булсын!
Нет комментариев