Кар көртләре һәм юллардагы бөкеләр эшкә соңга калуны акларга мөмкин
җәмгыять

Кар көртләре һәм юллардагы бөкеләр эшкә соңга калуны акларга мөмкин

Соңгы көннәрдә республикада кар яуды, юлларда бозлавык, вакыт-вакыт бураны да чыгып ала. Мондый һава шартларында кайберәүләр эшкә соңга калырга мөмкин. Бу очракта хезмәткәр җаваплылыкка тартыламы, әллә инде акланырлык нигез бармы?

Эшкә соңга калу һәр очракта да хезмәткәрнең гаебе белән бәйле булмаска мөмкин. Әйтик, көтмәгәндә башланган көчле буран, юллардагы кар көртләре һәм транспорт хәрәкәтендәге тоткарлыклар эш урынына вакытында барып җитәргә комачауларга мөмкин. Мондый хәлләрнең ни дәрәҗәдә җитди сәбәп булып саналуы һава торышының ничек үзгәрүенә һәм хезмәткәрнең алдан әзерләнү мөмкинлегенә бәйле. Бу хакта хезмәт хокукы белгече Дмитрий Кофанов аңлаткан.

Әгәр буран кинәт башланып, юлларны кар басу һәм транспорт хәрәкәтенең тоткарлануы аркасында хезмәткәр эш урынына вакытында барып җитә алмаса, мондый соңга калуны җитди сәбәп дип танырга мөмкин. Аеруча һава торышы көтмәгәндә үзгәргән очракларда кар яву хезмәткәрнең эшкә вакытында килә алмавын аклый ала.

Әмма синоптиклар алдан ук начар һава торышы турында кисәткән булса, хәл башкача бәяләнә. Көчле кар явуы турында хәбәр ителгәндә, шәхси автомобиль урынына җәмәгать транспорты белән барырга яки өйдән иртәрәк чыгарга киңәш ителсә, хезмәткәр бу кисәтүләрне исәпкә алырга тиеш.

Мондый чаралар күрелмәгән очракта, эш бирүче соңга калуны җитди сәбәпсез дип бәяләргә һәм хезмәткәргә карата дисциплинар җәза кулланырга мөмкин, дип аңлаткан юрист «Абзац» басмасына биргән әңгәмәсендә.


Нет комментариев