25 ноябрьдә Татарстанда кар, яңгыр һәм бозлавык көтелә
Яңалыклар

25 ноябрьдә Татарстанда кар, яңгыр һәм бозлавык көтелә

Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, 25 ноябрь, чәршәмбе көнне, республикада болытлы һава торышы саклана. Көндез урыны белән аязып алачак.

Төнлә һәм иртән кар, юеш кар һәм яңгыр явачак, кайбер районнарда явым-төшем көчле булырга мөмкин. Аерым урыннарда буран һәм бозлавык көтелә. Көндез урыны белән бераз кар һәм юеш кар явуы ихтимал.

Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяк-көнбатышка таба юнәлешен үзгәртәчәк. Җилнең тизлеге секундына 7–12 метр, төнлә һәм иртән урыны белән 16–21 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Төнлә һава температурасы 0дән 3 градуска кадәр салкын булачак. Көндез термометрның терекөмеш баганасы -1дән +4 градуска кадәр күтәреләчәк.

Юлларда бозлавык, кайбер урыннарда кар боткасы барлыкка килүе көтелә. Машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә юлларда аеруча сак булырга кирәк.


Нет комментариев