Артём һәм Данил: бәлешнең сере — әни кулларының җылысында
Әниемнең тәмле сере

Артём һәм Данил: бәлешнең сере — әни кулларының җылысында

Круглое Поле поселогында яшәүче Артём һәм Данил Матуровлар әниләре Ксения пешергән ризыкларны бик ярата. Аеруча ит һәм бәрәңге салып пешерелгән сусыл бәлеш малайларның күңеленә хуш килә. Әниләре аны һәрвакыт тәмле итеп, яратып әзерли. Артём белән Данил гаиләләрендә яратып пешерелә торган бәлеш рецептын укучылар белән дә уртаклашырга булганнар. Алар «Әниемнең тәмле сере» бәйгесендә катнашалар.

Әни пешергән бәлештән дә тәмлерәк ризык юк

 

Безнең әниебез — гаиләбезнең учагын саклаучы, өебезгә җылылык һәм ямь өстәүче иң кадерле кешебез. Аның назлы куллары белән әзерләнгән һәр ризык үзенчәлекле була. Бәлешенең камыры да һәрвакыт күпереп, йомшак булып пешә, ә эчлеге сусыл һәм бик тәмле була. Әниебез аны һәрвакыт яратып, күңел җылысын салып әзерли.

Әниебезнең күп тапкырлар сыналган, һәрчак уңышлы килеп чыга торган бәлеш рецепты белән уртаклашабыз.

Камыр өчен кирәкле ингредиентлар:

  • он — 500–600 г (иләп алырга);
  • каймак яки майлы кефир — 150 г;
  • атланмай — 100 г (эретелгән, әмма кайнар булмаска тиеш);
  • йомырка — 1 данә;
  • сода — бер чеметем;
  • тоз — 1 чәй кашыгы.

Эчлек өчен:

  • ит (сыер, каз, үрдәк яки тавык ите) — 600 г;
  • бәрәңге — 800 г (5–6 уртача зурлыктагы бәрәңге);
  • суган — 250 г;
  • тоз — 1,5 чәй кашыгы;
  • кара борыч — 1 чәй кашыгы;
  • ит шулпасы — якынча 150 мл (эчлек үзе сусыл булса, су да кулланырга мөмкин).

Әзерләү тәртибе

  1. Камыр әзерләү. Атланмайны эретеп, бераз суытыгыз. Каймакны, йомырканы, тозны һәм соданы кушып болгатыгыз, аннары эретелгән майны өстәгез. Онны аз-азлап салып, кулга ябышмый торган йомшак камыр басыгыз. Камырны пленкага төреп, 20–30 минутка ял итәргә куегыз. Бу вакытта ул җәяргә уңайлырак булачак.
  2. Эчлек әзерләү. Итне, бәрәңгене һәм суганны вак итеп турагыз. Барысын бер савытка салып, тоз һәм борыч өстәп болгатыгыз. Ит майсыз булса, бераз атланмай кушарга мөмкин.
  3. Бәлеш ясау. Камырны зуррак һәм кечерәк ике өлешкә бүлегез. Зуррагын 3–4 мм калынлыкта җәеп, майланган табага урнаштырыгыз. Камырның читләре таба кырыеннан бераз чыгып торсын. Эчлекне тигез итеп җәегез. Икенче өлеш камырны да җәеп, эчлек өстен каплагыз. Пешкәндә эчлеге агып чыкмасын өчен, кырыйларын яхшылап бөреп куегыз.
  4. «Бөке» ясау. Бәлешнең уртасында 1,5–2 см зурлыкта тишек ясагыз. Артып калган камырдан кечкенә йомарлам әвәләп, аны тишекне каплау өчен әзерләп куегыз. Теләсәгез, бәлешнең өстен камырдан ясалган бизәкләр белән дә матурларга мөмкин.
  5. Мичтә пешерү. Мичне 180–200 °C ка кадәр кыздырыгыз. Бәлешне мичкә куеп, якынча 1–1,5 сәгать пешерегез. Камыры кызара башлагач, өстен фольга белән каплагыз һәм температураны 160–170 °C ка кадәр киметегез.
  6. Шулпа өстәү. Пешеп чыгарга якынча 30 минут кала, бәлешнең уртасындагы «бөкесен» алып, тишек аша кайнар шулпа салыгыз. Аннары тишекне яңадан каплап, бәлешне фольга белән ябып, бәрәңгесе пешкәнче мичтә тотыгыз.
  7. Соңгы әзерлек. Пешкән бәлешнең өстенә атланмай сөртегез. Сөлге белән каплап, 15–20 минутка ял иттерегез. Шул вакытта эчлеге тәмам пешеп җитә, ә шулпа бәлеш эченә тигез булып тарала.

Әниләр көне — календарьдагы гади бер дата гына түгел. Бу — һәркемнең күңеленә иң якын, иң җылы хисләр уята торган бәйрәм. Әни — безнең өчен иң кадерле, иң газиз кеше. Шушы матур көндә барлык әниләргә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, бетмәс-төкәнмәс көч-куәт телибез. Балаларыгыз сезне һәрчак сөендереп торсын, кадерегезне белеп, хөрмәт итеп яшәсен!


Нет комментариев