Мәскәүдә онколог-хирургка 700 мең сум хезмәт хакы тәкъдим иткәннәр
Сәламәтлек

Мәскәүдә онколог-хирургка 700 мең сум хезмәт хакы тәкъдим иткәннәр

Табибларның хезмәте һәрвакыт белем, тәҗрибә һәм җаваплылык таләп итә. Әмма медицина өлкәсендә кайсы белгечләр аеруча югары хезмәт хакы алуга өметләнә ала? SuperJob тикшеренүе шуны күрсәткән.

Мәскәүдә табиблар өчен тәкъдим ителгән иң югары хезмәт хакы 700 мең сумга җиткән. Мондый сумма шәхси клиникаларның берсендә эшләүче онколог-хирургка билгеләнгән. Бу хакта SuperJob сервисы үткәргән тикшеренү нәтиҗәләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Тикшеренү мәгълүматлары буенча, әлеге күрсәткеч башкаладагы табиблар өчен тәкъдим ителгән хезмәт хаклары арасында иң югарысы булып тора.

Шунысы да игътибарга лаек: медицина белгечләре бер эш урынында уртача 4,9 ел хезмәт куя икән.


Нет комментариев