Тукай районыннан махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә чираттагы гуманитар ярдәм озатылды. Бу – районнан җибәрелгән 55нче гуманитар конвой. Узган атнада гына алгы сызыкка 53нче һәм 54нче гуманитар йөкләр юлланган иде.
Гуманитар ярдәмне волонтерлар, җирле предприятиеләр, оешмалар һәм битараф булмаган авыл халкы бердәм тырышлык белән әзерләгән. Әлеге эшкә Биклән авыл җирлеге халкы аеруча зур өлеш керткән.
55нче гуманитар конвой составына:
- блиндажлар төзү һәм аларны җиһазлау өчен төзелеш материаллары;
- 40 маскировка челтәре;
- азык-төлек кергән.
Район хакимиятендә хәрбиләргә ярдәм күрсәтүдә, гуманитар йөкләр әзерләүдә актив катнашкан барлык райондашларга, волонтерларга һәм эшмәкәрләргә рәхмәт белдерделәр.
Фото: Тукай районы хакимияте
Нет комментариев