«Әниемнең тәмле сере» онлайн-кулинария проектының чираттагы катнашучысы – Тукай районы Яшьләр үзәге җитәкчесе Алина Шакурова. Ул гаиләләрендә буыннан-буынга тапшырылып килгән милли ризык – үрдәк һәм каз итеннән әзерләнгән татар бәлеше рецепты белән уртаклашты.

Алина Шакурова сөйләвенчә, аны бәлеш пешерү серләренә әнисе Равилә Минзаһитовна өйрәткән. Әнисе гаиләсен сыйлар өчен һәрвакыт әлеге милли ризыкны әзерли икән.
«Кечкенәдән үк әниебез Равилә Минзаһитовна безгә татар бәлеше пешерә. Бигрәк тә үрдәк һәм каз итеннән әзерләнгәне тәмле була. Буыннан-буынга күчеп килгән гаилә рецепты белән уртаклашабыз килә», – дип билгеләп үтте Алина Шакурова.
Гаилә рецепты: татарча бәлеш
Камыр өчен:
- 3–4 стакан он;
- 150 г каймак;
- 100 г атланмай;
- ярты чәй кашыгы сода;
- тоз.
Йомшак камыр басабыз һәм 30 минутка суыткычка куеп торабыз.
Эчлек өчен:
- 500 г сыер, үрдәк яки каз ите;
- 5–6 бәрәңге;
- 2 баш суган;
- тоз, кара борыч;
- 100–150 мл шулпа (кош ите кулланганда шулпа күләмен киметергә кирәк).
Итне, бәрәңгене һәм суганны вак итеп шакмаклап (0,5–1 см) турыйбыз. Тоз, борыч өстәп, барысын бергә яхшылап болгатабыз.
Бәлешне әзерләү:
Камырның зуррак өлешен табага җәеп, кырыйларын күтәреп куябыз. Эчлекне салабыз. Калган камырны җәеп, бәлешнең өстен каплыйбыз һәм кырыйларын чеметеп ябыштырабыз. Урта өлешендә 1,5–2 см зурлыгында тишек ясап, аны камырдан әвәләнгән кечкенә йомарлам белән каплыйбыз.
Пешерү:
Бәлешнең өстенә йомырка сөртәбез. 180–200 градуска кадәр кыздырылган мичтә 30 минут чамасы, өсте кызарганчы пешерәбез. Аннары температураны 150 градуска кадәр киметәбез. 40–50 минуттан соң уртадагы тишектән кайнар шулпа агызабыз, бәлешне фольга белән каплап, тагын 1–1,5 сәгать пешерәбез.
Әзер бәлешнең өстенә атланмай сөртәбез һәм сөлге белән каплап, 15–20 минут ял иттерәбез.
Нет комментариев