Круглое Поле поселогында яшәүче Шмалейлар гаиләсе «Әниемнең тәмле сере» бәйгесендә катнашып, буыннан-буынга сакланып килгән үзенчәлекле торт рецепты белән уртаклашты. «Әбиемнең бакча аллеясы» дип аталган ризыкның тарихы Елена әбиләреннән башлана. Ул кайчандыр дворяннар гаиләсендә пешекче булып эшләгән һәм бәйрәмнәрдә шушы тортны әзерләгән. Бүген исә әниләре Ульяна гаилә рецептын тагын да камилләштереп, аны чын сәнгать әсәренә әйләндергән.
«Гаилә тортыбызның рецепты әнинең әбисеннән калган. Ул дворяннар гаиләсендә пешекче булып эшләгән, бәйрәмнәрдә шушы тортны пешергән. Тәме барысына да бик ошаган, шуңа күрә рецепт буыннан-буынга күчеп килгән. Хәзер туганнарыбызның һәркайсы аны үзенең туган көненә әзерли. Шундый тәмле торт рецепты өчен Елена әбиебезгә бик рәхмәтле. Тортны бизәү ягыннан әниебез Ульяна яңалык керткән. Элек аның өстенә шоколад валчыклары гына сибелә иде, хәзер исә әни чын шедевр әзерли», – дип уртаклаша гаилә вәкилләре.
Торт әзерләү өчен кирәкле ингредиентлар
Он, йомырка, шикәр, какао, атланмай, үсемлек мае, сода, сөт, крахмал, кара карлыган, агар-агар һәм ашамлыклар өчен буягыч.
Әзерләү тәртибе
Бисквит әзерләү. Иләнгән онны йомырка, шикәр һәм үсемлек мае белән кушып, камыр әзерлибез. Шоколадлы бисквит өчен какао өстибез. Ак һәм шоколадлы бисквитларны аерым пешереп, турыпочмаклы итеп кисәбез. Шоколадлы бисквитның кисеп алынган калдыкларын ваклап, торт өстен бизәү өчен калдырабыз. Ә ак бисквиттан нечкә таякчыклар әзерлибез – алардан тортның кырыйларына койма ясала. Бу оригиналь бизәү идеясен Ульяна әниләре тәкъдим иткән.
Крем. Сөтне кайнатып, куерту өчен крахмал өстибез. Кайнап чыккач, уттан алабыз һәм суытабыз. Кара карлыганны шикәр һәм крахмал кушып кайнатабыз, суытырга куябыз.
Бизәү өчен зефир. Йомырка агын шикәр белән күпертәбез, су, кара карлыган һәм агар-агардан әзерләнгән сироп кушып, зефир массасы ясыйбыз. Аннан чәчәкләр һәм яфраклар әвәлибез.

Тортны җыю һәм бизәү
Ак бисквит өстенә каймаклы заварной крем сылыйбыз, аннары карлыган кайнатмасы катламы җәябез. Өстенә шоколадлы коржны урнаштырып, кабат крем сылыйбыз һәм шоколад валчыклары сибәбез. Тортның кырыйларын зефир ярдәмендә бисквиттан ясалган койма белән әйләндереп алабыз. Өске өлешен зефир чәчәкләре һәм яфраклары белән бизибез. Ә тортның аскы өлешенә шоколад валчыклары сибеп, бакчадагы туфракны хәтерләткән күренеш тудырабыз.
«Кадерле әниебез Ульяна Шмалейны Әниләр көне белән котлыйбыз! Аның куллары чыннан да алтын. Ул безгә һәрвакыт төрле тәмле, матур татлы ризыклар әзерләп сөендерә»
Нет комментариев