Ветераннар советы җитәкчесе буыннан-буынга күчеп килгән балан бәлеше рецепты белән уртаклашты
Әниемнең тәмле сере

Ветераннар советы җитәкчесе буыннан-буынга күчеп килгән балан бәлеше рецепты белән уртаклашты

«Әниемнең тәмле сере» онлайн-кулинария проектының чираттагы катнашучысы — Тукай районы ветераннар һәм инвалидлар советы рәисе Фәйрүзә Вәҗиева. Ул гаиләләрендә кадерләп сакланган борынгы ризык — арыш оныннан пешерелә торган кара балан бәлеше серләрен ачты.

Фәйрүзә Фаязовна сүзләренчә, бу бәлешне пешерергә аны каенанасы өйрәткән. Шуңа күрә гаиләдә һәм якыннары арасында аны яратып «Хәернур кәлҗемәсе» дип йөртәләр. Бүгенге көндә бу ризык бәйрәм табыннарын гына түгел, гади көннәрне дә бизи, ә гаилә традициясен инде кызы да дәвам итә. 

Камыр өчен кирәкле ингредиентлар:

  • Арыш оны — 600 г
  • Җылы су — 300 мл
  • Акмай (атланмай) — 1 кап
  • Йомырка — 1 данә
  • Шикәр комы — 3–4 аш кашыгы

Эчлек өчен:

  • Балан — 700 г
  • Шикәр комы — 400–500 г
  • Акмай (атланмай) — 3 аш кашыгы
  • Он — 3–4 аш кашыгы (баланның суы агып чыкмасын өчен)

Әзерләү тәртибе:

Җылы су, йомшарган акмай, йомырка, шикәр комы һәм арыш оныннан камыр басабыз. Хуҗабикә искәрткәнчә, арыш камыры бераз «көйсез» була, ул шома итеп кенә җыелмый, шуңа күрә аның белән сак эш итәргә кирәк.

Җәелгән камыр өстенә шикәр, акмай һәм он белән болгатылган баланны салып, бәлешне бөгәбез. Ул алдан кыздырылган мичкә (духовкага) куела. 20 минуттан соң утны бераз киметергә, ә таба астына су салынган савыт куярга кирәк — бәлеш корымасын өчен төп сер шунда. Мичтә ул 4–5 сәгать дәвамында пешә. Нәтиҗәдә хуш исле һәм гаҗәеп тәмле кара бәлеш килеп чыга.


Нет комментариев