Илзирә Ибраһимова «Әни сүзләре» клибы геройларын ябык премьерага җыячак
Яңалыклар

Илзирә Ибраһимова «Әни сүзләре» клибы геройларын ябык премьерага җыячак

Танылган җырчы Илзирә Ибраһимова Әниләр көне уңаеннан тыңлаучыларына үзенчәлекле бүләк әзерли. Ул «Әни сүзләре» җырын һәм аңа төшерелгән видеоклипны тәкъдим итәчәк. Бүген әлеге җыр беренче тапкыр «Күңел» радиосы эфирында яңгырады. Ә инде иртәгә җырчы үзенең иҗат юлында беренче тапкыр әлеге клипка багышлап ябык премьера оештыра. Чарага ул видеоязма төшерүдә катнашкан барлык кешеләрне чакырган.

Әнинең балага булган мәхәббәте еллар узса да сүрелми

 

Җырчы сөйләвенчә, җырның тарихы композитор Динә Закированың аңа көй җибәрүеннән башлана. Илзирәгә ул беренче тыңлаудан ук ошый, һәм ул шунда ук җырга сүзләр язучы авторны табарга кирәклеген аңлый. Җыр сүзләренең авторы Кукмара кызы булып чыга. Аның тормыш иптәше бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасында.

– Бу җырны мин нәкъ менә Әниләр көненә әзерләдем. Шунда ук клип төшерү идеясе дә туды. Анда әнинең бөтен тормыш юлын – бала көтү чорыннан алып, үсеп җиткән балаларын җылы хисләр белән көткән көннәренә кадәр күрсәтергә теләдем. Бу җыр – һәрберебез өчен иң кадерле кеше турында. Аның һәр йөрәккә барып җитүен, әниләребезгә җылы, назлы сүзләрне вакытында әйтүнең никадәр мөһим булуын искә төшерүен телим, – дип уртаклашты Илзирә Ибраһимова.

Иң җылы сүзләр – әниләргә!

 

Иртәгә җырчы клипның ябык премьерасын үткәрәчәк. Очрашуга ул видеоязма төшерүдә катнашкан, әлеге эшкә вакытын һәм көчен биргән барлык геройларны чакырган. Алар бергәләп бу үзенчәлекле мизгелләрне яңадан кичерәчәк, клипны беренчеләрдән булып тамаша кылып, аны төшерү барышында туган хис-кичерешләре белән уртаклашачак.

Фотолар: Сергей Кисенко


Нет комментариев