Куады авылы волонтерлары чираттагы гуманитар ярдәм партиясен тапшырды
Үзебезнекеләрне ташламыйбыз

Куады авылы волонтерлары чираттагы гуманитар ярдәм партиясен тапшырды

Түбән Суыксу авыл җирлегенең Куады авылында эшләп килүче «Җан җылысы» волонтерлар төркеме чираттагы гуманитар йөкне әзерләп озатты.

Җыелган посылкалар алга таба хәрбиләргә җибәрү өчен Яр Чаллы шәһәренең «Своих не бросаем 16» волонтерлык хәрәкәтенә тапшырылды, дип хәбәр итә безгә КУады авылының клуб мөдире Гөлшат Хәсимова.

«Җыелган ярдәм егетләребезгә исән-имин барып җитеп, файдасы тисен. Бу изге эштә катнашкан, битараф булмаган барлык авылдашларга һәм райондашларга зур рәхмәт белдерәбез. Дөньяларыбыз тыныч һәм имин булсын, ә безнең сакчыларыбыз туган якларына тизрәк исән-сау әйләнеп кайтсыннар», — дип уртаклашты төркем активистлары.


Нет комментариев