Брянск өлкәсендә яшәүче ир-ат эш сәфәре белән Мамадышка килгән вакытта кинәт үзен начар хис итә башлаган. Эче авыртуга, хәлсезлеккә һәм тән температурасы күтәрелүгә карамастан, ул табибларга бармыйча, авыртуны баса торган дарулар гына эчеп йөргән.
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, ир-ат Мамадыш үзәк район хастаханәсенә авыру билгеләре башланганнан соң 10 көннән артык вакыт узгач кына мөрәҗәгать иткән. Тикшерү нәтиҗәсендә аның сукыр эчәге шартлавы һәм корсак куышлыгында эренле шеш барлыкка килүе ачыкланган.
Табиблар кичекмәстән операция ясаган. Ул берничә сәгать дәвам иткән. Операциядән соң пациент өч тәүлек реанимациядә булган, аннары хирургия бүлегенә күчерелгән. Хәзерге вакытта ир-атның хәле яхшырган, ул хастаханәдән өенә чыгарылган.
Белгечләр кисәтә: эче нык авыртканда, температура күтәрелгәндә һәм хәлсезлек сизелгәндә, үз белдегең белән дәваланырга ярамый. Мондый очракларда вакытында табибка мөрәҗәгать итү мөһим.
Нет комментариев