Татарстанда 27 ноябрьдә кар һәм буран көтелә
Яңалыклар

Татарстанда 27 ноябрьдә кар һәм буран көтелә

Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, җомга, 27 ноябрьдә, республикада болытлы һава торышы көтелә. Көн дәвамында бераз кар явачак. Аерым районнарда буран чыгуы ихтимал.

Җил көнбатыштан һәм төньяк-көнбатыштан исә, тизлеге секундына 7–12 метр, урыны белән 15–17 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы -3…-7 градус, көндез -1…-5 градус булачак.

Юлларның кайбер участокларында бозлавык көтелә. Машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә юлларда аеруча сак булырга киңәш ителә.


Нет комментариев