Татарстанда фирма җитәкчесен 60 миллион сум салым түләмәүдә гаеплиләр
җәмгыять

Татарстанда фирма җитәкчесен 60 миллион сум салым түләмәүдә гаеплиләр

Татарстанда коммерция оешмаларының берсе җитәкчесенә карата салым түләүдән читләшү һәм ялган түләү документлары әзерләү факты буенча кузгатылган җинаять эше судка тапшырылган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе хәбәр итә.

Тикшерү мәгълүматларына караганда, 2020–2022 елларда фирма директоры салым декларацияләренә 34 контрагент белән хезмәттәшлек итү турында ялган мәгълүматлар керткән. Нәтиҗәдә, ул 60 миллион сумнан артык салым түләнмичә калган.

Моннан тыш, җитәкче ялган түләү йөкләмәләре әзерләгән. Әлеге документлар нигезендә фирманың банк счетларыннан контрагентларга 201 миллион сумнан артык акча күчерелгән.

Тикшерү барышында гаепләнүче дәүләткә китерелгән зыянның 26 миллион сумын каплаган. Аның 90 миллион сумнан артык бәяләнгән мөлкәтенә арест салынган. Хәзер җинаять эше суд каравына җибәрелгән.


Нет комментариев