Әнинең тәмле сере: сироплы кош теле
Әниемнең тәмле сере

Әнинең тәмле сере: сироплы кош теле

Әдилә Гарифуллинаның аш-суга мәхәббәте кечкенәдән үк башлана. Ике яшьтән үк ул әнисенең кухняда тәмле ризыклар әзерләгәнен кызыксынып күзәтә, үзе дә булышырга тырыша. Бүген Яңа поселогы урта мәктәбенең 4 «А» сыйныфында укучы Әдилә гаиләдә яратып әзерләнә торган үзенчәлекле чәчәк формасындагы коштеле рецепты белән уртаклаша. Баллы сиропка манып алынган әлеге татлы ризык табынның күрке булып, һәркемнең күңеленә хуш килә.

Фотода миңа нибары ике яшь. Әниемнең такта, уклау, он алуын күрүгә үк, мин дә өстәл янына менеп баса идем.
Фотода миңа нибары ике яшь. Әниемнең такта, уклау, он алуын күрүгә үк, мин дә өстәл янына менеп баса идем

 

Мин, Гарифуллина Әдилә Рузил кызы, гаиләбез белән Әҗмәкәй авылында яшибез. Яңа поселогы урта мәктәбенең 4 «А» сыйныфында белем алам. Кечкенәдән үк әниемә аш-су бүлмәсендә булышып, аның белән бергә тәмле ризыклар әзерләп үстем.

Әниемнең исеме — Эльмира. Ул һөнәре буенча технолог һәм пешекче. Шуңа күрә безнең өйдә көн саен диярлек хуш исле тәм-томнар пешеп тора. Коймак, пироглар, кыстыбый, пәрәмәч, бәлеш — иң яраткан ризыкларым.

Әнием инде сигез ел дәвамында заказга кош теле пешерә. Ул гадәти кош теле түгел, ә сыек камырдан чәчәк (кар бөртеге) формасында әзерләнә. Бу рецепт белән сезнең белән дә уртаклашасым килә.

Кирәкле ингредиентлар:

  • 3–4 йомырка;
  • 4 аш кашыгы он;
  • 1 аш кашыгы май;
  • сөт;
  • бер чеметем сода.

Барысын бергә кушып, яхшылап болгатабыз.

Сироп өчен:

  • 3 стакан шикәр;
  • 1 стакан су;
  • 3 аш кашыгы бал.

Сиропны 12–15 минут кайнатабыз һәм суытабыз.

Әзерләү тәртибе:

Форманы майда җылытабыз, камырга манып алабыз, аннары кызган майга төшерәбез. Чәчәкләрне якынча бер минут пешерәбез. Әзер булганнарын җылы сиропка манып, матур итеп тезеп куябыз.

Нәтиҗәдә бик матур, искиткеч тәмле, баллы һәм һавадай җиңел чәчәкләр килеп чыга. Мондый чәчәкләр һәр табында, бигрәк тә мәҗлесләрдә, үзләренең матурлыгы һәм үзенчәлекле тәме белән истә кала.

Фото: авторның шәхси архивыннан


Нет комментариев