Судның иректән мәхрүм итү белән бәйле булмаган хөкем карары — кеше өчен үз хаталарын аңлап, тормышын яңадан корырга бирелгән мөмкинлек. Ләкин бу мөмкинлектән дөрес файдаланалармы? Хөкем ителүчеләрнең суд йөкләгән бурычларны ничек үтәвен, яңадан хокук бозуларга юл куймавын җинаять-башкарма инспекциясе хезмәткәрләре даими контрольдә тота. Әлеге хезмәтнең көндәлек эшчәнлеге, профилактик чаралар һәм мәктәпне тәмамлаучыларның ведомство югары уку йортларында белем алу мөмкинлекләре турында Татарстан Республикасы буенча УФСИНның Җинаять-башкарма инспекциясе федераль казна учреждениесе Тукай районара филиалы начальнигы урынбасары, эчке хезмәт майоры Илдус Салихов сөйләде.
Шартлы хөкем – төзәлү өчен мөмкинлек
Көндәлек тормышта безгә җинаять-башкарма инспекциясе (ҖБИ) турында еш ишетергә туры килми. Әлеге хезмәтнең төп бурычы — суд тарафыннан иректән мәхрүм итү белән бәйле булмаган җәза билгеләнгән кешеләрнең тәртибен контрольдә тоту, аларга төзәлү юлына басарга ярдәм итү.

Бүген Тукай районы филиалында йөзгә якын кеше исәптә тора. Алар арасында шартлы рәвештә хөкем ителүчеләр, мәҗбүри һәм төзәтү эшләренә хөкем ителгәннәр, шулай ук җәза бирелеп тә, үтәү вакыты кичектерелгән кешеләр бар.
— Суд кешегә иректә калырга һәм үзенең төзәлү юлына басуын исбатларга мөмкинлек бирә. Әмма шартлы хөкем җәзасыз калу дигән сүз түгел. Әгәр кеше суд йөкләгән бурычларны үтәми, билгеләнгән вакытта инспекциягә килми яки яңадан закон бозса, без җәзаны реаль иректән мәхрүм итү белән алыштыру турында судка тәкъдим кертәбез. Бирелгән мөмкинлектән файдалану һәм иректә калу-калмау — кешенең үзеннән тора, — дип аңлата Илдус Салихов.

Хокук бозуларны вакытында ачыклау һәм яңа җинаятьләрне булдырмау максатыннан, 26 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр районда, республика күләмендәге кебек үк, «Шартлы хөкем ителүчеләр» профилактик операциясе үткәрелә.
Инспекторлар участок полиция хезмәткәрләре белән берлектә исәптә торучыларның яшәү урыннарына бара, тормыш шартларын өйрәнә, туганнары белән аралаша. Кирәк булган очракта, тормышын җайга салырга һәм эшкә урнашырга теләүчеләргә ярдәм күрсәтә.
Әтисе үрнәге аны хезмәт юлына алып килгән
Илдус Салихов көч структураларында хезмәт итү турында балачактан ук хыяллануын әйтә. Бу теләккә әтисенең хәрби форма киеп йөрүе дә йогынты ясый. Шулай да аның һөнәри юлы башта башка юнәлештән башлана.
Мәктәпне тәмамлагач, ул Чаллыдагы КамПИда белем ала, техник белгечлек буенча магистр дипломына ия була. Шул ук вакытта юридик белем дә үзләштерә. Армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң, җинаять-башкарма системасында үзен сынап карарга тәкъдим алгач, ризалаша.
Сигез ел Автозавод районында гади инспектор булып эшли, соңрак өлкән инспектор дәрәҗәсенә күтәрелә. 2023 елда исә Тукай районара филиалы начальнигы урынбасары итеп билгеләнә.
— Безнең коллектив бик тату, бердәм һәм ярдәмчел. Бу өлкәдә хезмәттәшләреңнең терәген тою аеруча мөһим. Тәҗрибәле хезмәткәрләр яшь белгечләргә һәрвакыт ярдәм итә, кеше белән уртак тел табарга, катлаулы тормыш хәлен аңларга һәм нинди генә очракта да кешелеклелек сыйфатларын югалтмаска өйрәтә, — ди майор Салихов.
Мәктәп тәмамлаучылар өчен һөнәри юл
Җинаять-башкарма инспекциясенең эшчәнлеге хөкем ителүчеләрне контрольдә тоту белән генә чикләнми. Аның тагын бер мөһим юнәлеше — яшьләрне ведомство югары уку йортларына укырга җәлеп итү. 2007 елдан бирле бүлекчә Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең уку йортларына абитуриентлар сайлап алу белән дә шөгыльләнә.
Татарстаннан чыккан егет-кызлар ел саен Самара, Псков һәм Владимир шәһәрләрендәге юридик институтларга укырга керә. Биредә булачак офицерларны, режим һәм күзәтчелек эшен оештыру, оператив-эзләү эшчәнлеге белгечләрен әзерлиләр.
Узган ел да Чаллыдан ике чыгарылыш сыйныф укучысы инспекция юлламасы белән Рязань шәһәрендәге Россия ФСИНның Хокук һәм идарә академиясе курсантлары булган.
Абитуриентлар һәм әти-әниләр өчен мөһим мәгълүмат:
- Уку вакыты һәм шартлары: көндезге бүлектә биш ел дәвамында бюджет нигезендә белем алу.
- БДИ нәтиҗәләре: рус теле, Россия тарихы һәм җәмгыять белеме фәннәре буенча имтихан нәтиҗәләре кирәк.
- Кандидатларга таләпләр: 17 яшьтән 25 яшькә кадәр булу, сәламәтлеге буенча укуга яраклылык, абитуриентның үзенең һәм якын туганнарының хөкем ителмәгән булуы.
- Документлар тапшыру тәртибе: югары уку йортына турыдан-туры гариза бирергә кирәкми. Башлангыч сайлап алу, медицина комиссиясе һәм шәхси эшне рәсмиләштерү яшәү урыны буенча җинаять-башкарма инспекциясе бүлекчәсе аша башкарыла.
Хезмәткәрләргә — социаль гарантияләр
Җинаять-башкарма системасында хезмәт итү зур җаваплылык, сабырлык һәм һөнәри осталык таләп итә. Шул ук вакытта дәүләт хезмәткәрләргә социаль яклау чаралары да тәкъдим итә.
Хезмәтнең аерым өстенлекләренең берсе — стажны ташламалы исәпләү тәртибе. Аның нигезендә бер ай хезмәт бер ай ярым булып санала. Шуңа күрә ведомство пенсиясенә хокук якынча 13 ел хезмәт иткәннән соң барлыкка килә.
Гадәти тәртиптә моның өчен 20 ел хезмәт итү таләп ителә. Профильле институтта көндезге бүлектә укыган биш ел да хезмәт стажы булып исәпләнә.
Моннан тыш, хезмәткәрләрнең хезмәт хакы хезмәт стажына һәм махсус дәрәҗәсенә карап арта, аларга өстәмә түләүләр дә каралган.
Аларга 30 календарь көннән башлап еллык түләүле ял, ял итү урынына барып кайту чыгымнарын каплау, дәүләт иминиятләштерүе һәм санаторий-курортларда дәвалану мөмкинлеге бирелә. Яр Чаллы шәһәрендәге ведомство госпиталендә медицина ярдәме күрсәтү хокукы хезмәткәрләрнең үзләренә генә түгел, гаилә әгъзаларына да кагыла.
Киңәш алу өчен кайда мөрәҗәгать итәргә?
Россия ФСИНның ведомство югары уку йортларына керү тәртибе турында тулырак мәгълүматны Татарстан Республикасы буенча УФСИНның Җинаять-башкарма инспекциясе федераль казна учреждениесе Тукай районара филиалында алырга мөмкин.

Адресы: Чаллы шәһәре, ГЭС бистәсе, Үзәк урамы, 58 нче йорт.
Белешмәләр өчен телефон: 8-927-044-03-21.
Нет комментариев