Якыннарыбызны искә алу, алар рухына дога кылу — мөселманнар өчен мөһим гамәлләрнең берсе. «Иман нуры» рубрикасының чираттагы чыгарылышында Күзкәй мәчетеннән Илнур хәзрәт Фәрхетдинов әрвахлар рухына багышлап дога кылу тәртибен аңлата.
Пәйгамбәребез рухына салаватлар һәм хәер-догалар
Әлхәмдү лилләәһи раббил-гааләмиин. Вәссаләәтү вәссәләәмү галәә расүүлинәә Мүхәммәдин вә галәә әәлиһии вә әсхаабиһии әҗмәгыйн.
Барча галәмнәрне юктан бар кылып, безне Үзенең иксез-чиксез нигъмәтләре белән нигъмәтләндереп торучы, тәрбияләүче, ризыкландыручы бердәнбер Илаһыбыз, бердәнбер Раббыбыз Аллаһ Сөбханәһү вә Тәгаләгә күңел түрләребездән чыккан рәхмәтләребез, шөкраналарыбыз булса иде. Галәмнәргә рәхмәт өчен җибәрелгән сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа саллаллаһу галәйһи вә сәлләмгә күңел түрләребездән чыккан хәер-догаларыбыз, салават шәрифәләребез барып ирешсә иде.

Йә Раббым Аллаһ, шушы әйтелгән хәер-догаларымны, салават шәрифәләремне ирештерсәң иде. Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа саллаллаһу галәйһи вә сәлләмнең рух шәрифләренә... Аның рух шәрифләрен шат әйләсәң иде, әмин. Аның хөрмәтле гаилә әһелләренең, барлык сәхабәләрнең, табигыйннарның һәм Пәйгамбәребез Мөхәммәд саллаллаһу галәйһи вә сәлләмнең юлын дәвам итеп яшәгән барча мөселман әрвахларының рухларына ирештереп, рухларын шат кылсаң иде, әмин.
Әрвахлар рухына дога һәм гөнаһларны гафу итүне сорау
Йә Раббыбыз Аллаһ, бездән дога өмет иткән, Үз хозурыңа иманлы җаннары белән күчкән газиз вафат булган әниләребезнең, газиз вафат булган әтиләребезнең, әби һәм бабайларыбызның, ир һәм кыз туганнарыбызның, барча авылдашларыбызның, якын дусларыбызның рухларына ирештереп, аларның рухларын шат кылсаң иде, әмин.
Йә Раббым Аллаһ, шушы әрвахларның дөньялыкта бәндәчелек белән белеп-белми кылган барча гөнаһларын гафу итеп, кылган изгелекләрен кабул итеп, әҗер-савапларын арттырып бирсәң иде. Тар каберләрен нурлы вә киң кылып, аларның барчасын да кабер газапларыннан, җәһәннәм газапларыннан коткарып, барачак урыннарын җәннәтләреңдә булуларын насыйп әйләсәң иде, әмин.
Исәннәр өчен иман, сәламәтлек һәм хәерле тормыш теләү
Йә Раббыбыз Аллаһ, үзебезгә, үзебезнең тормыш иптәшләребезгә, балаларыбызга, оныкларыбызга, исән-сау булган әти-әниләребезгә, барча якын дусларыбызга, туганнарыбызга, авылдашларыбызга, райондашларыбызга, йә Раббым Аллаһ, иң зур байлык булган иман байлыклары бирсәң иде, әмин. Шушы дөньяда яшәгән вакытыбызда бер Үзеңне генә Раббыбыз дип танып, Үзең кушканнарыңны үтәп, тыйганнарыңнан тыелып, мөселман булып яшәргә һәрбарчаларыбызга да насыйп әйләсәң иде, әмин.
Йә Раббыбыз Аллаһ, безгә шушы дөньяда дөнья өчен һәм ахирәт өчен файдалы булган гамәлләрне кылганда, эшләрне ниятләгәндә, йә Раббым Аллаһ, шушы ниятләребездә, эшләребездә безгә җиңеллек бирсәң иде, әмин, Үзең ярдәмче булсаң иде. Йә Раббыбыз Аллаһ, безне җәһәннәмгә илтүче гөнаһлы булган, хәрам булган эшләрдән һәрбарчаларыбызны да, йә Раббым Аллаһ, ерак кылсаң иде, әмин. Йә Раббыбыз Аллаһ, ниятләгән эшләребездә безгә җиңеллек бирсәң иде. Хәләл кәсепләр, хәләл эшләр, хәләл маллар эшләп алырга насыйп итсәң иде, әмин.
Йә Раббыбыз Аллаһ, һәрбарчаларыбызны да сакласаң иде: төрле хәвеф-хәтәрләрдән, бәла-казалардан, имгәнүләрдән, егылулардан, адашулардан, саташулардан, фәкыйрьлектән, көферлектән, хәерсез кинәт үлемнәрдән, яман чирләрдән, җәһәннәм газабыннан, кабер газапларыннан һәрбарчаларыбызны да сакласаң иде, әмин.

Йә Раббыбыз Аллаһ, шушы көннәрдә бара торган дөньябызда, йә Раббым Аллаһ, шушы СВОларны безнең өчен хәерле нәтиҗәләр белән тиз арада тукталуларын насыйп итсәң иде, әмин. Йә Раббыбыз Аллаһ, шунда булган авылдашларыбызның, туганнарыбызның, райондашларыбызның йортларына, гаиләләре янына исән-сау әйләнеп кайтуларын, сөенешеп, гаиләләр корып, матур итеп яшәүләрен аларга да, барчаларыбызга да насыйп әйләсәң иде, әмин.
Йә Раббыбыз Аллаһ, шунда булган егетләргә Үзең ярдәмче булсаң иде, аларга күркәм сабырлык биреп, йөрәкләренә батырлык бирсәң иде, әмин.
Йә Раббыбыз Аллаһ, гаиләләребезгә, мәчетләребезгә, авылларыбызга, үзебезгә хәерле бәрәкәтләреңне бирсәң иде. Йә Раббыбыз Аллаһ, балаларыбыз кечкенә вакытта безне һәрвакытта да сөендереп кенә үсә төшкәч, йә Раббым Аллаһ, безгә ярдәмче булып, без ахирәткә күчкәч безнең өчен догачы балалар булып калуларын, догачы нәсел булып яшәүләрен насыйп әйләсәң иде, әмин.
Йә Раббыбыз Аллаһ, шушы дөньяны калдырып ахирәткә күчкәндә соңгы сүзләребез булып «Ләә иләәһә илләллааһү Мүхәммәдүр-расүүлүллааһ» дип, тулы иман белән, хәерле тел ачкычларыңны биреп, йә Раббым Аллаһ, шушы сүзләрне кат-кат кабатлап Үз хозурыңа хәерле күчүләр белән, иманлы җаннарыбыз белән күчеп, йә Раббым Аллаһ, Үзеңнең рәхмәтең белән, Үзең вәгъдә иткән җәннәтләргә ирешергә, җәннәтләреңдә әти-әниләребез белән, гаилә әһелләребез белән, туганнарыбыз белән, авылдашларыбыз белән бергә-бергә күрешеп, анда мәңгелеккә калырга һәрбарчаларыбызга да насыйп әйләсәң иде, әмин.
Йә Раббыбыз Аллаһ, шушы дөньяда безгә Ислам динен дөрес итеп аңларлык хәерле гыйлемнәр бирсәң иде, хәерле зиһеннәр бирсәң иде, әмин. Төрле адашулардан, саташулардан, кирәк-кирәкмәс юлларга кереп китүләрдән һәрбарчаларыбызны да сакласаң иде, әмин. Йә Раббыбыз Аллаһ, ике дөнья бәхетенә ирешергә, җаннарыбызга, тәннәребезгә сәламәтлекләр биреп, йә Раббым Аллаһ, мөселман булып яшәргә насыйп итсәң иде, әмин. Йә Раббыбыз Аллаһ, авырып ятучыларга хәерле дәвалану, хәерле шифалар бирсәң иде.
Аллааһүммә раббәнәә әәтинәә фид-дүнйәә хәсәнәтәү вә фил-әәхыйрати хәсәнәтәү вә кынәә газәәбән-нәәр. Бирахмәтикә йәә әрхәмәр-раахимиин. Әмин. Аллаһу Әкбәр.
Нет комментариев