26 ноябрь кичендә Тукай районында М-12 түләүле трассасында (Түбән Кама һәм Чаллыны урап уза торган юлда) Volvo йөк машинасында янгын чыккан.
18:31 сәгатьтә трассаның 1050–1052нче километрында, Борды авылы һәм Уфа юнәлешендә Сарманга борыла торган юлда йөк машинасы януы турында хәбәр килгән. Башта машинадагы кешеләр утны үзләре сүндерергә тырышкан, әмма ялкынны кул астындагы чаралар белән туктата алмаган.
Урынга тиз арада янгын сүндерүчеләр килгән. Фурада туңдырылган тавык продукциясе төялгән булган.
Янгын нәтиҗәсендә кешеләр зыян күрмәгән. Хәзер автомобильгә ут кабу сәбәпләре ачыклана.
Нет комментариев