Тукай районында юлларда үлем-китем очраклары биш тапкырга кимегән: 2026 ел нәтиҗәләре
Юл хәрәкәте иминлеге

Тукай районында юлларда үлем-китем очраклары биш тапкырга кимегән: 2026 ел нәтиҗәләре

Тукай районында 2026 елда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча башкарылган эшләргә йомгак ясадылар. Район Советының 16 нчы утырышында төзелеш, архитектура һәм халыкның тормыш-көнкүрешен тәэмин итү мәсьәләләре буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Динис Вәлиуллин чыгыш ясады.

2026 ел башыннан район юлларында һәм урамнарында 56 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 6 кеше һәлак булган, 66 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Чагыштыру өчен: узган елның шул ук чорында 93 авария булган, аларда 30 кешенең гомере өзелгән, 105 кеше зыян күргән.

Динис Вәлиуллин билгеләп үткәнчә, район комиссиясе рәисе һәр юл-транспорт һәлакәте булган урынга шәхсән үзе чыккан. Аварияләрнең сәбәпләре юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе утырышларында җентекләп тикшерелгән. Ел башыннан мондый алты утырыш узган.

Моннан тыш, башкарма комитетның 2026 елның 6 июлендәге карары белән 2026–2028 елларга юлларда иминлекне арттыру буенча комплекслы программа расланган. Ул биш төп юнәлешне үз эченә ала.

«Федераль бюджеттан бүлеп бирелгән акчалар һәм Татарстан Республикасы җитәкчелегенең ярдәме белән урам-юл челтәрен яңарту буенча күләмле эшләр дәвам итә. Бу эшләр юл өслеген төзекләндерүне генә түгел, ә юл инфраструктурасы элементларын булдыруны да үз эченә ала», – дип хәбәр итте башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.

Районда балаларның юл-транспорт һәлакәтләрендә имгәнүләрен булдырмауга да аерым игътибар бирелә. 2026 елның гыйнварыннан ноябренә кадәр профилактик чаралар райондагы барлык балалар бакчаларын һәм мәктәпләрне колачлаган. Эш өч этапта: язгы-җәйге чорда, уку елы башланыр алдыннан һәм көзге каникуллар вакытында оештырылган.

Фото: Тукай районы мәгълүмат үзәге

 

 

Бу эшкә ата-аналар да актив җәлеп ителә. Сентябрь аенда районның 22 мәктәбендә Тукай районының Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре, Дәүләт автоинспекциясе һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе вәкилләре катнашында гомуммәктәп ата-аналар җыелышлары узган. Аларда 5037 ата-ана катнашкан. Өлкәннәргә юлда шәхси үрнәк күрсәтүнең һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге искәртелгән.

Районда шулай ук «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең профилактика бүлеге территориаль идарәсе җитәкчесе Резедә Гыйльмутдинова катнашында ата-аналар комитетларының уртак чаты эшли. Мессенджерлар һәм социаль челтәрләр аша гаиләләргә укучылар өчен юлда куркынычсыз йөрү кагыйдәләре язылган белешмәлекләр, видеороликлар һәм имин маршрут схемалары даими җибәрелә.


Нет комментариев