Һәр гаиләнең үзенә генә хас, буыннан-буынга күчеп килгән яраткан ризыклары була. Аларның тәме генә түгел, ә күңелдә сакланган җылы хатирәләре дә кадерле. «Әниемнең тәмле сере» бәйгесендә катнашучы Навбахор Андарҗанова әнисе Хәнифә Зәки кызы әзерләгән, роза чәчәгенә охшатып ясалган кош теле (хворост) рецепты белән уртаклаша. Бүген гаиләдә аны әниләренең рецепты буенча пешерәләр. Әзерләгән саен аны сагынып, җылы истәлекләрне яңарталар.

Андарҗановлар гаиләсе өчен кош теле — гади генә камыр ризыгы түгел. Ул әниләренең назын, кайгыртуын, гаиләдәге җылылыкны хәтерләткән кадерле истәлек.
Навбахор Рәсүл кызы Андарҗанова сөйләвенчә, элек аларның гаиләсе кояшлы Тадҗикстанда яшәгән. 1995 елда исә әниләренең туган авылы — Иске Дөрешкә күченеп кайтканнар. Хәнифә Зәки кызы Дустбобоева шушы авылдан булган. Гаиләдә дүрт бала үскән.
Кызганыч, 2021 елдан бирле әниләре араларында юк инде. Әмма аның куллары белән әзерләнгән ризыкларның тәме, күңел җылысы һәм гаилә традицияләре онытылмый. Яраткан рецепты бүген дә кадерләп саклана.
Хәзер Навбахор тормыш иптәше Ринат Рифкат улы белән дүрт бала тәрбияли. Ринат махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә. Әниләре оныкларын яратып «Розочкаларым» дип йөрткән. Шуңа күрә бүген дә әниләре өйрәткәнчә кош теле пешергәндә, балачакның иң якты мизгелләренә кайткан сыман була. Әйтерсең лә, әниләре яннарында, кухняда мәш килеп тәмле ризык әзерли...
Камыр өчен кирәк булачак:
- 240 г чамасы он (онның сыйфатына карап, аз-азлап өстәргә);
- 3 йомырка сарысы;
- 2 йомырка;
- 2 аш кашыгы шикәр оны (теләк буенча шикәр комы да кулланырга мөмкин);
- бер чеметем тоз;
- 1 чәй кашыгы анар серкәсе (алма серкәсе дә ярый).
Әзерләү тәртибе:
- Тирән савытка йомырка сарысын, йомыркаларны, шикәр оны һәм тозны салып, миксер белән яхшылап тугларга. Анар серкәсе өстәп, калак белән болгатырга.
- Онны аз-азлап иләп салып, йомшак камыр басарга. Камырны азык-төлек пленкасы белән каплап, 25–30 минут ял иттерергә.
- Аннары камырны ике тигез өлешкә бүлеп, шарчыклар ясарга. Пакетка салып, тагын 15–20 минут тотарга.
- Һәр шарчыкны юка итеп җәяргә. Җәемнәрне кипмәсеннәр өчен аш сөлгесе белән каплап торырга. Аннары кечкенә, тигез тасмаларга кисәргә.
- Казанда үсемлек маен җылытырга, аңа 40–50 г эретелгән май өстәргә. Камыр тасмаларын озын, нечкә таякка урап, кайнар майга төшерергә. Камырны калак белән сак кына тотып, әйләндереп кыздырырга. Печенье матур алтынсу төскә кергәч, майдан алырга.
- Әзер ризыкны артык мае сеңсен өчен кәгазь сөлгегә куярга. Аннары тәлинкәгә тезеп, теләк буенча шикәр оны һәм ванилин сибәргә.
«Кадерлеләрем, мәхәббәт белән пешерегез. Сезгә тынычлык һәм иминлек телим!» — дип изге теләкләрен җиткерә автор.
Фото: гаилә архивыннан
Нет комментариев