2027 ел ахырына Россиядә уртача пенсия 30 мең сумга якынлашачак
Киләсе елда Россиядә картлык буенча пенсияләр ике этапта артачак. Нәтиҗәдә, 2027 ел ахырына уртача пенсия күләме 29 904 сумга җитәр дип көтелә. Бу хакта финанс министры Антон Силуанов Дәүләт Думасында 2027–2029 елларга федераль бюджет проектын тәкъдим иткәндә белдерде.