Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
«Якты юл»ның алтын фондыннан

Чын дуслык сере: җырчы кыз Ләйсән Хәлимова мисалында

Газетада моннан 14 ел элек басылып чыккан дуслык турындагы бу язма «Якты юлның алтын фонды» рубрикасында урын алды. Чөнки дуслык – кеше тормышындагы иң кыйммәтле бәйләнешләрнең берсе. Шатлыгыңны бүлешердәй, авырлык килгәндә таянырдай дустың булу олы бәхет. Бүген аралашу күбесенчә интернет аша булса да, чын дуслыкның асылы үзгәрми. Аның нигезе - ихласлык, ышаныч һәм бер-береңне аңлау. Э.Латыйпованың дусты Ләйсән Хәлимова турында яратып, уңышларына ихластан сөенеп язуы соклану уята.

 Менә шундый дустым бар

Мин сезне үземнең сабый чактан ук уйнап үскән дус кызым Ләйсән Хәлимова белән таныштырасым килә. 4 апрельдә аңа 17 яшь тула. Кайсы ягы белән үзенчәлекле соң ул, диеп сорарсыз – бөтен яктан да уңган, булган минем дустым. Үзебезнең район кызы ул, Комсомолец поселогында яши. Җырларга ярата, тавышы бик матур, әле балалар бакчасына йөргәндә үк үзенең беренче концертларын куя иде. Кечкенә урындыкка менеп баса да русчасын, татарчасын җырлый башлый. Шунда ук башка балалар уратып ала үзен, таң калып тыңлыйлар. Мәктәпкә укырга кергәнче үк 2 нче музыка мәктәбенә бик теләп йөри башлый Ләйсән һәм алга таба тырыш һәм тәвәккәл кыз ике мәктәптә дә укуын бердәй эзлеклелек белән алып бара. Район күләмендәге концертларда еш кына чыгыш ясый, яңгыравыклы саф тавышы белән тамашачыларның күңелен яулый. Музыкаль мәктәпне гел “5”ле билгеләренә генә тәмамлаган талантлы дустым инде ничә еллар һөнәри дәрәҗәдә вокал белән шөгыльләнә. Тырышлыгы бушка китмәде Ләйсәннең – узган ел “Балкыш” сәнгать фестиваленең лауреаты дигән мактаулы исемгә лаек булды. Республикакүләм җыр бәйгеләрендә уңышлы чыгыш ясап, ничә тапкырлар мәктәбебезнең данын яклады ул. Күптән түгел шәһәркүләм иҗат бәйгесендә “Кош булып очарга” дигән җырны башкарып, икенче турга узды. Бөгелмәдә оештырылган патриотик җырлар фестивалендә җиңү яулады. Хор җырлары бәйгесендә дә жюри әгъзаларының игътибарын җәлеп итте ул. Әнә шундый талантлы минем дустым, мин аның белән ихлас горурланам һәм киләчәктә зур сәхнәләрдә тагын да биегрәк үрләр яулавын телим.

Э.Латыйпова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев