Калмаш авылыннан Рената сугыш елларының шаһите булган әбисе турында
22 июнь — Бөек Ватан сугышы башланган көн. Бу фаҗига һәр гаиләгә кагылып, миллионлаган кешеләрнең язмышын үзгәртә. «Якты юлның алтын фонды» рубрикасы кысаларында 6 нчы сыйныф укучысы Рената язмасына урын бирүебез дә юкка гына түгел. Сугыш башланганда аның әбисе Ренатадан нибары ике яшькә генә зуррак булган. Шуңа да карамастан, ил өстенә төшкән бар авырлыкны олылар белән беррәттән күтәрергә туры килгән бу кечкенә кызның язмышы аеруча гыйбрәтле.
Күпне күргән газиз әбием
Мин әбиемне бик яратам. Нечкә күңелле, сабыр холыклы, бик кешелекле ул. Бәлки, тормыш юлында сикәлтәләр, авырлыклар күп очраганга шундый матур сыйфатларны туплагандыр, кыенлыклар белән көрәшә-көрәшә яшәгәнгә кешеләрне ярата, тормыш кадерен беләдер ул.
Әбием Мәмдүдә Хәмит кызы Галимуллинага сугыш башланганда нибары 14 яшь була. Буй җиткергән кызның зур хыяллар белән канатланып яшәр чагы. Әмма көтмәгәндә башланган Бөек Ватан сугышы кызның канатларын каера — укып, мәртәбәле һөнәр алып, туган иленә, халкына хезмәт итәргә дигән изге нияте гомерлеккә яшьлек хыялы булып кала. Иңнәре ныгыp-ныгымас яшь кыз тормыш тәртәсенә җигелә. Үзең турында уйлар чак түгел, илдә канкойгыч сугыш бара.
Әбием кебек үсмерләр Җиңү көнен якынайту өчен вакыт белән исәпләшмичә, үзләрен аямыйча эшлиләр. Иген үстерү, колхоз малларын карау, фронт өчен азык-төлек әзерләү — барысы да авылда калган үсмерләр, хатын-кыз, карт-коры иңнәренә төшә. Шуның өстенә, урман кисү, торф чыгаруга барулар, үгез яки сава торган сыерны җигеп җир сөрүләр... Әбием аларны күз яшьләрсез сөйли алмый. Әле бит сугыш беткәннән соң да тормышлар тиз генә җайланып китә алмый.
Фронттан кайткан егеткә егерме яшендә кияүгә чыгып, якты, матур тормыш юрый ул үзенә. Әмма монда да әбиемне кара хәсрәт сагалый — фаҗигале төстә ире үлә. Тормышларын да җайлап өлгерә алмыйлар.
— Тәрәзә ватыгына мендәр кыстырган иске өйдә яшәп калдым. Кулымда өч сабыем. Олысына — биш яшь, кечкенәсе яшь ярымлык. Җитмәсә, трактор бәрдереп киткән койма арасыннан чыгып, сыерым күбенеп үлде. Ярый әле булышырга Шамил абыем булды. Элек туганнар бай булмасалар да, бик ярдәмләшеп яшиләр иде, — дип искә ала әбием узганнарын.
— Өч балаң да менә дигән кешеләр булып үскәннәр, әйеме, әбием, — дим.
Әбиемнең йөзендә бер мизгел горурлык нуры чагылып үтә.
— Яратып, эшкә өйрәтеп үстердем, — ди ул, күңеленнән узганнарга кайтып. — Ильясым, әнә, СПТУда һөнәр алды да, колхозда эшләде. Армиядә хезмәт итеп кайтты. Кызганыч, авылда юньле-рәтле эш бирмәделәр. “Таяныр кешең юк, улым, шәһәргә кит син”, — дип хәер-фатиха биреп чыгарып җибәрдем. Гөлнурым тырыша-тырмаша педагогия институтында укып, укытучы булды. Әйбәт укытучы. Төпчегем дә техникум тәмамлады, аны кияүгә биргәч, сукыр әнием белән икәү калдык, аны тәрбияләп, бәхиллеген алып, соңгы юлга озаттым. Менә шулай, кызым, гомер рәхәт булса да уза, кыенлыкларны җиңә-җиңә дә яшәп була. Ничек булса да, Ходай биргән гомернең кадерен белергә кирәк.
Рената САЛИХОВА,
Калмаш авылы мәктәбенең VI сыйныф укучысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев