Хәтирәләр кайтты Бикләнгә...
җәмгыять

Хәтирәләр кайтты Бикләнгә...

Өлкәннәр көне уңаеннан Биклән авылы мәдәният йортында оештырылган бәйрәм кичәсе өлкәннәребезне яшьлек елларына алып кайтты. Мул табын өстәлендә очрашкан авылдашлар үткәнне искә алып, күңел ачты.

Өлкәннәр көне уңаеннан Биклән авылы мәдәният йортында оештырылган бәйрәм кичәсе

Биклән авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәхбиев өлкән буын вәкилләрен бу олуг бәйрәм белән котлап, соклануын һәм рәхмәт сүзләрен җиткерде. Мәдәният хезмәткәрләре әзерләгән матур программа бәйрәмне җыр-биюләр белән үреп барды.

Кичә барышында оештырылган әңгәмә аеруча җанлы үтте. Өлкәннәргә кызыклы сораулар бирелде, һәм һәркем зур ашкыну белән үзенең яшьлек хатирәләрен, шул чор уеннарын сөйләде. Алар сорауларга җавап биргәндә, нәкъ менә яшьлекләренә кайтып килгәндәй булдылар.

Бу көнне шулай ук лаеклы ялда булган укытучылар һәм мәгариф хезмәткәрләре дә аерым игътибарга лаек булды. Аларны да хөрмәтләп, кечкенә бүләкләр тапшырылды. Игътибар моның белән генә чикләнмәде: шушы көннәрдә туган көннәрен билгеләп үтүче Марселия Мөхәммәтҗанова һәм Гөлшат Семёнованы да бәйрәм уңаеннан кайнар котлап уздылар. «Киләчәктә дә шушындый матур, күңелле очрашулар ешрак булсын иде», — дигән изге теләкләр һәм күтәренке кәеф белән өлкәннәр өйләренә таралыштылар.

Лилия Сәхбиева. Биклән авылы


Нет комментариев