4 октябрьдә Татарстанда яңгыр, юеш кар һәм бозлавык көтелә
Яңалыклар

4 октябрьдә Татарстанда яңгыр, юеш кар һәм бозлавык көтелә

4 октябрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төбәкнең күпчелек районнарында бераз явым-төшемнәр фаразлана. Көндез урыны белән кар, юеш кар һәм яңгыр явачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.

Төньяк-көнбатыштан секундына 6–11 метр тизлектә җил исәчәк. Кайбер урыннарда җилнең көче 15–17 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Төнлә һава температурасы −1…+3 градус тәшкил итәчәк. Көндез +2…+7 градуска кадәр җылытачак, Татарстанның көнбатыш районнарында термометрлар +10 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин.

Төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килү ихтимал. Машина йөртүчеләргә юлларда тизлекне киметергә, ә җәяүлеләргә сак булырга киңәш ителә.


Нет комментариев