Уникаль милли киемнәр һәм алмазлы мозаика: Тукай районында Өлкәннәр ункөнлегенә старт бирелде
җәмгыять

Уникаль милли киемнәр һәм алмазлы мозаика: Тукай районында Өлкәннәр ункөнлегенә старт бирелде

Бүген, 30 сентябрьдә, Тукай районы хакимиятендә Өлкәннәр ункөнлеген башлауга багышланган Ветераннар советының пленар утырышы узды. Чара кысаларында җирле осталарның кул эшләре күргәзмәсе оештырылды һәм ветераннар хәрәкәтендә аеруча актив катнашучылар бүләкләнде.

Тукай районы башлыгы Камил Нәҗмиев һәм Ветераннарның җирле иҗтимагый оешмасы рәисе Фәйрүзә Вәҗиева

Тантаналы чаралар хакимият бинасының фойесында башланды. Биредә сәнгать әсәрләреннән торган зур күргәзмә тәкъдим ителде. Тукай районы башлыгы Камил Нәҗмиев Ветераннарның җирле иҗтимагый оешмасы рәисе Фәйрүзә Вәҗиева белән бергә күргәзмә экспозициясен карады.

96 яшьлек Мөслимә Хуҗинаның алмазлы мозаикадан ясалган картиналары.
96 яшьлек Мөслимә Хуҗинаның алмазлы мозаикадан ясалган картиналары.

Район башлыгы өлкән буын вәкилләренең осталыгына югары бәя бирде. Хакимият фойесында авыл осталарының иң матур эшләре урын алды.

Калмия авыл җирлегеннән Хәния Гәрәева татарның милли киемнәрен барлык нечкәлекләрен саклап яңадан тудырган. Әҗмәкәй авыл җирлегеннән 96 яшьлек Мөслимә Хуҗина алмазлы мозаикадан ясалган үзенчәлекле картиналарын тәкъдим иткән. Күзкәйдән Валерий Стосенок үзенең авторлык картиналарын алып килгән. Ә Тләнче-Тамактан 89 яшьлек Илгизә әби кулдан чигелгән традицион бизәкле мендәрләрен күрсәткән. Бу — күргәзмәдә тәкъдим ителгән эшләрнең бик аз өлеше генә.

89 яшьлек Илгизә әбинең кулдан чигелгән традицион мендәрләрею
89 яшьлек Илгизә әбинең кулдан чигелгән традицион мендәрләре.

Күргәзмәне караганнан соң, хакимиятнең актлар залында Ветераннар советының пленар утырышы узды. Ветераннарга күпьеллык хезмәтләре, актив гражданлык позицияләре һәм мәдәни мирасны саклауга керткән бәяләп бетергесез өлешләре өчен рәхмәт белдерелде.

Рәссам Хәния Гәрәеваның татар милли киемнәре.
Рәссам Хәния Гәрәеваның татар милли киемнәре.

Утырыш ахырында тантаналы бүләкләү чарасы узды. Район башлыгы җирлекләрдә өлкән яшьтәге кешеләргә социаль ярдәм күрсәтүне һәм җәмәгать тормышын оештыруны көн саен контрольдә тотучы иң актив башлангыч ветеран оешмалары рәисләренә Мактау бүләкләре тапшырды.


Нет комментариев