Татарстанда җылыту сезонына әзерлек төгәлләнеп килә. 5 октябрьгә республикадагы барлык мәгариф һәм медицина учреждениеләренә җылылык бирү бурычы куелды. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашындагы киңәшмәдә хәбәр ителде, дип яза Татар-информ.
Бүгенге көндә республика котельныйларының 84 проценты эшләтеп җибәрелгән. Җылыту сезоны башлану белән бәйле рәвештә авария хезмәтләрен һәм ремонт бригадаларын тәүлек буе эшләргә күчерү йөкләнде. Шулай ук кирәкле материаллар запасларын булдыру һәм халык мөрәҗәгатьләренә тиз җавап бирү бурычы куелды.
Алдагы салкын көннәргә юл хезмәтләре дә әзер булырга тиеш. Юлларны бозлавыкка каршы материаллар белән тәэмин итү буенча күрсәтмә бирелде.
Киңәшмәдә янгын куркынычсызлыгы турында да сөйләштеләр. Узган җылыту чорында Татарстанда 1800дән артык янгын чыккан. Аларда 98 кеше һәлак булган, 205 кеше җәрәхәтләнгән. Шуңа күрә халыкка җылыту һәм газ җиһазларын куркынычсыз файдалану кагыйдәләрен даими аңлату мөһимлеге билгеләп үтелде.
Нет комментариев