Татарстанда 3 октябрьдә яңгыр, юеш кар һәм бозлавык көтелә
Яңалыклар

Татарстанда 3 октябрьдә яңгыр, юеш кар һәм бозлавык көтелә

Шимбә, 3 октябрьдә, Татарстанда болытлы һава торышы көтелә. Кайбер районнарда яңгыр, юеш кар һәм кар явачак. Төнлә һәм иртән юлларда бозлавык барлыкка килергә мөмкин, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.

Синоптиклар фаразлавынча, көндез яңгыр, юеш кар һәм кар явуы ихтимал. Төньяк һәм төньяк-көнбатыштан секундына 6–11 метр тизлектә җил исәчәк. Кайбер районнарда җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Төнлә һава температурасы −3 градустан +2 градуска кадәр, көндез +1…+6 градус булачак.

Машина йөртүчеләргә юлларда сак булырга, тизлекне арттырмаска һәм юлда бозлавык булу ихтималын истә тотарга киңәш ителә.


Нет комментариев